Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәтлеләрне вакансияләр ярминкәсенә чакыралар

Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге гражданнарны вакансияләр ярминкәсенә чакыра.

Анда барлык теләүчеләр, шул исәптән сәламәтлек аркасында мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр дә катнаша ала.

Чарада битлек режимын һәм социаль дистанцияне сакларга кирәк булачак.

Оештыручылар хәбәр иткәнчә, биш предприятиенең кадрлар бүлеге вәкилләре катнашырга планлаштыра.

Алдан тәкъдим ителәчәк вакансияләр исемлеге белән танышырга мөмкин: полиция, оператив дежур ярдәмчесе, балигъ булмаганнар эшләре буенча инспектор, оператив вәкил, полиция участок уполномоченные, машина йөртүчеләр, машинистлар, тәрбиячеләр, слесарьлар, электромонтерлар һәм башкалар.

Ярминкә барышында килүчеләр эш белән тәэмин итү үзәгенең вакансияләр банкы белән таныша, эш бирүчеләр белән очрашып, эшкә урнашу турында сөйләшә, психолог-профконсультантның һөнәри юнәлешен билгеләү буенча тест уза алалар.

Чара 12 августта сәгать 10.00 да була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса