Реклама
Бер гаилә баласына вафля алган. Сабый вафляны ашаганда әнисе аның "резина" да чәйнәвен күреп ала.
"Резина" табылдык кулланылган булып чыга. Хәзер нәни казанлының әнисе презерватив хуҗасының йогышлы авыру йөртү-йөртмәвен ачыклау өчен баланы тизрәк тикшертергә тели. Әти-әни фаразынча, мондый вафля аларга гына эләкмәгән булырга тиеш. Чөнки вафляда резинаның яртысы гына килеп чыккан. Хәзер вафля сатып алынган гипермаркеттан барлык партияне дә алырга җыеналар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа