Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

V Халыкара Мәктәп укытучылары фестивале Алабуга шәһәрендә узачак

2014 елның 11-14 августында Алабуга шәһәрендә Казан федераль университетының Алабуга институты базасында Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең август киңәшмәсе кысаларында V Халыкара Мәктәп укытучылары фестивале узачак.

Фестиваль ачылу тантанасында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, Казан федераль университеты ректоры Илшат Гафуров, РФ Президентының Идел буе федераль округындагы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич һ.б. катнашачак. Ачылу тантанасы 12 августка планлаштырылган. Фестивальдә катнашучылар өчен мастер-класслар, түгәрәк өстәлләр, эшлекле уеннар, тренинглар һ.б. оештырылачак.

http://mon.tatarstan.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250