Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

В гепатиты белән авыручылар саны арта башлаган

Татарстанда вируслы В гепатиты белән авыручылар саны артуга таба бара, дип хәбәр итә Роспотребнадзор идарәсе.

 

Агымдагы елда гына да татарстанлыларның 20 сенә «кискен вируслы В гепатиты» дигән диагноз куелган. Бу узган елның шул чорындагы күрсәткечтән артып китә. Авыруны китереп чыгаручы вирус тора-бара бавырны таркатуга кадәр китереп җиткерә ала икән. Вируслы гепатитның үзенчәлекле билгеләре - тән төсе саргаю, күзләр саргаю, бәвелнең куе сары төстә булуы. Вируслы В гепатитын кисәтүнең иң нәтиҗәле чарасы - вакцинация.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса