Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Узган тәүлектә Әлмәт полиция хезмәткәрләре 3 җинаять ачты

7 май иртәсендә полиция бүлегенең дежур частенә ике егет мөрәҗәгать итә.

Төн уртасында таныш түгел егетләр кыйнап, аларның 8 мең сум күләмендәге акчаларын талыйлар. Полиция әлеге җинаятьтә шикләнелүче 25 яшьлек егетне эзли.
Полиция бүлегенең матбугат хезмәте хәбәренчә, узган тәүлектә 36 яшьлек ир-атның гаражыннан билгесез кешеләр 30 мең сумлык ике машина тәгәрәмәчен урлаган.
Совет урамындагы берәүдә яшәми торган йорттан 27 мең сумнан артык бәягә мөлкәт урлаган 29 яшьлек хатын-кызны тоткарлыйлар. "Кайнар эз"дән ачылган җинаять сәбәпчесе элек тә хөкем ителгән булган.
Тәүлек эчендә ике мошенниклык очрагы теркәлгән. Ике әлмәтле эш урыннары һәм хезмәт хаклары турында ялган документ тапшырып займ ала. Ләкин бурычларын кайтарырга уйламый.
Хокук органнары тәүлек эчендә шулай ук 17 яшьлек кызга хәмер саткан 45 яшьлек сатучыны ачыклады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса