Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Узган шимбә көнне торак-коммуналь хуҗалык предприятиеләре Сабантуй үткәрде

Аның нәкъ менә көзгә аяк басар алдыннан оештырылуы очраклы түгел.

Чөнки бүген башкарылган эшләргә нәтиҗәләр ясарга да мөмкин: торак йортлар, социаль объектлар җылыту сезонына әзерләр куелган, быел 30 торак йортка 267, 5млн сумлык капиталь ремонт ясалды һәм башкалар. Бәйрәмдә фидакарьләргә Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары тапшырылды. Һөнәри осталык бәйгесендә җиңүчеләр, күп балалы гаиләләр, спорт ярышларында актив катнашучылар да игътибар үзәгендә булды. Предприятиеләрнең күргәзмәләре, балаларның ЖКХ темасына багышлап ясаган рәсемнәре, кул эшләнмәләре, үзешчәннәр чыгышы, спорт ярышлары да зур кызыксыну уятты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250