Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Узган ел Әлмәттә 186 мошенниклык очрагы теркәлгән

Шуларның зур күпчелеге социаль кырыгалдарлык белән бәйле. Бу елның узган чорында полиция бүлеге ике шундый очрак теркәгән. Шуларның берсендә зыян күрүче "Улың полиция хезмәткәренә кул күтәрде, җайларга кирәк" дигән ялганга ышанып, 45 мең сум күчерә.

Җинаятьчеләрне эзләү бүлеге җитәкчесе Роберт Галиев сүзләренчә, мошенниклар таксаларын киметкән. Өч ел элек социаль мошенниклык ныклап баш калкыткан чорда ул 250-300 мең сумнан да ким булмаган.

Әлмәттә өлкәннәрне нигездә "балагыз яки оныгыгыз бәлага тарды",- дип, урта буынны "машина оттыгыз",- дип, салым акчасы күчертеп алдыйлар.

- Кырыгалдарлар шулкадәр оста эш итә, - ди хокук сакчысы. -Гадәттә алар кеше йоклаганда шалтырата һәм бик тиз сөйләп корбанының ихтыярын баса. Иң мөһиме телефон элемтәсен өзәргә ирек бирми. Киенеп, терминалга барып, акча күчергәнче ул корбанын контрольдә тота.

Роберт Галиев сүзләренчә, кырыгалдарлар "Билайн" челтәре аша эш йөртә. Әлеге оператор телефоныннан акчаны алу җиңелрәк икән. Мондый җинаятьләрне ачыклау да авыр. Нигездә телефоннар Татарстаннан читтә теркәлгән булып чыга. Әлмәт полиция бүлеге тикшерү материалларында Краснодар, Курган, Нижневартовский, Самара, Санкт- Петербург шәһәрләре телгән алына. Тикшерүне симка ияләренең аны башкаларга сатып җибәрүе катлауландыра. 90 процент очракта ул номерлар зур срокка төрмәдә утыручылар кулына эләгә

- Зонада утыручылар күп. Шунлыктан әлеге телефон белән кем кулланганын ачыклау кыен. Анализлап, номердан кем ешрак шалтыратканын тапсак та, аны гаепләү катлаулы,- ди Роберт Галиев тикшерү пәрдәсен бераз күтәрә төшеп. - Аннан соң зур срокка утыручылар мошенниклык өчен срок өстәлүдән куркып та тормый.

Полиция хезмәткәрләре кисәтүенчә, юл-транспорт һәлакәтендә гаеплене бер инспектор гына җәзадан йолып кала алмый. Гадәттә ЮХИДИ хезмәткәрләре һәлакәт урынына дежур часть шалтыратуы буенча чыга. Ә бу чакыру теркәлгән дигән сүз. Өстәвенә, юл-транспорт һәлакәтендә зыян күргән як булуын да истән чыгармаска кирәк.

Социаль мошенниклык фактларын кисәтү максатында полиция хезмәткәрләре алдакчылар кармагына тиз эләгүчән 65 яшькәчә әлмәтлеләрнең исемлеген булдырган. Өйдән-өйгә йөреп кисәтәләр. Тагын дүрт мең кешене йөреп чыгасы калган. Банкоматлар урнашкан кибет, предприятиеләргә кырыгалдарлардан сак булу турында мәгълүмат эленгән. Хәзер банк хезмәткәрләре дә өлкәннәр 2 мең - 2 мең ярым сумнан да артык акча күчергән очракта кемгә һәм нинди максатлар белән юллануын белешә икән. Әлмәтлеләр алданулары турында никадәр иртәрәк мөрәҗәгать итәләр, акчаларын кайтару ихтималы да шулкадәр зуррак.

- Өлкәннәр кармакка эләгүен кайвакыт чит машинасы оттым дип ышанган урта буыннан тизрәк аңлый. Тегеләре иң иртә дигәндә дә 3 көннән соң гына "уяна", - дип шәрехли Роберт Галиев вәзгыятьне. - Кырыгалдарлар да әзерләнә. Махсус сайт ачалар. Конкурс турында мәгълүмат эләләр. Янәсе җиңгән кешеләрнеңфамилияләрен дә язган очраклар бар. Шалтыратсалар, җавап та бирәләр... Берәүләр самимилеге белән кырыгалдар кармагына эләксә, икенчеләрен комсызлыгы харап итә. "Түләүсез сыр капкында гына", - диләр. Хәтта капкынга да аны түләп алып куялар,- дип кисәтә җинаятьчеләрне эзләү бүлеге җитәкчесе.

Аның сүзләренчә, кредит рәсмиләштергәндә капкынга эләгү очраклары да ешая. Кредит бирү мөрәҗәгатен кире каккан очракта, күчермә документларын банкта калдыручылар ялгышларын соңрак, суд карары килгәч кенә аңлый. Намуссыз банк хезмәткәрләре кредитны рәсмиләштереп куйган, полиция тикшергәндә эштән киткән була. Шуны да истән чыгармаска кирәк: җинаятьче тоткарлану, ул әле акчалар кире кайтарыла дигән сүз түгел. Тоткарланганда гадәттә акчалар тотылып беткән була.

Ләйләгөл Минаева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса