Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Татарстанда Kazan Digital Week форумы узачак

21-25 сентябрь көннәрендә Татарстанда Халыкара Kazan Digital Week 2020 форумы узачак.

Аны Россия Хөкүмәте ярдәме белән  ТР Министрлар кабинеты оештыра.

Әлеге  чараның төп идеясе  - читтән торып эшләү форматында белгечләр арасында максималь фәнни һәм икътисади нәтиҗәгә ирешү.

Форум программасы үз эченә панель дискуссияләрне һәм түгәрәк өстәлләрне ала.

Оештыручылар бирегә Көнчыгыш Европа һәм Азия илләрендә, шул исәптән Россиядә, Татарстанны да кертеп, цифрлы интеллектуаль технологияләрне үстерү һәм гамәлгә кертү перспективалары белән кызыксынучыларны чакыра.

Теркәлү, катнашу һәм материаларны бастырып чыгару шартлары турында тулырак мәгълүмат kazandigitalweek.ru һәм kazandigitalweek.com  сайтларында.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса