Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Уттан калмый

Ел башыннан шәһәрдә һәм районда 52 янгын чыккан. Аларда 50 кеше зыян күргән, җидесенең гомере вакытыннан алда өзелгән.

13 июльдән 30 ына кадәр генә дә 5 янгын очрагы теркәлгән. Әлеге вакыт аралыгында Фәхретдин урамындагы 28 нче йортның бер бүлмәле фатирында йорт милкенә ут каба. Ялкын 15 квадрат метр мәйданны биләп ала. Янгын сүндерүчеләр килгәндә төтен подъездга кадәр таралган була. Кешеләрне эвакуацияләргә туры килә. Янгын алкоголь кулланган килеш ут белән саксыз эш итү нәтиҗәсендә килеп чыккан фаразлана. Җәлил урамындагы йортның ике бүлмәле фатирында да нәкъ шушы сәбәпле янгын чыга. Рус Акташында ике фатир урнашкан бер йортның түбәсе, Техснаб районындагы мунча, Нефтьчеләр урамында Ниссан-Тиана автомобиле электүткәргечендәге кыска ялганыш аркасында янгыннан зыян күрә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250