Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Урам якты, чыгым аз, табыш бар

Әлмәт урамнарында файдалы эш коэффициенты (КПД) 5 проценттан артмаган лампаларны светодиод яктырткычларга (КПД 95 процент) алыштыралар. Бу гамәл урамны яктырту челтәрләрен модернизацияләү федераль программасы ярдәме белән башкарыла.

Пилот проектында Татарстаннан ике шәһәр катнаша: Әлмәт һәм Түбән Кама. Нефтьчеләр каласына проектны гамәлгә ашыру өчен 5 миллион сум бүлеп бирелгән. Яктырткычлар белән тәэмин итү буенча электрон бәйгене "Радиоприбор" заводы откан. Составында терекөмеш булган лампалардан аермалы буларак светодиодлар ышанычлы, экономияле һәм куркынычсыз санала.
Эңгер-меңгердә шәһәр урамын әйләнүчеләр игътибар иткәндер, хәзер үзәк Ленин урамындагы баганаларда (Төзүчеләр боҗрасыннан алып Гагарин урамына кадәр аралыкта) ут яктырак яна. Федераль программаның беренче этабы өчен күчерелгән 5 миллион сумга биредә 247 яктырткычны алыштырачаклар. Бүгенгә шуларның 160ы куелган. Чынлыкта 10 мең 57 яктырткычны алыштыру таләп ителә. Бу 186 миллион сум дигән сүз. Дөрес, бу суммага телемеханика системасын алыштыру чыгымнары да кергән. Федераль казна проектны тулысынча тормышка ашыруга ярдәм итәрме? Бу сорау әлегә җавапсыз кала. Шуңа күрә проблеманы хәл итү юлы - энергия сервис килешүләре, - ди "Светсервис" муниципаль унитар предприятиесе җитәкчесе Ринат Әзизов. Мондый килешүләрнең үзенчәлеге шул - энергия саклауны тээмин итү технологияләрен үзләштерү барәбаренә эксплуатация чыгымнарын киметү күздә тотыла. Ягъни инвестор чыгымнарын экономияләнгән акча хисабына кайтара.
Февраль ахырына кадәр яңа төр лампаларны Чехов, Гагарин, Заслонов һәм Мәрҗани урамнарына да урнаштырачаклар. Ә бер айдан, ихтимал, экономия турында фикер йөртеп булачак. "Светсервис" вәкиле сүзләренчә, икътисади отыш булсын өчен бер ел эчендә 10 меңнән артык лампаны алыштырып бетерү зарур. Болай булганда экономия 20-30 процент булыр дип фаразлана. Бүгенге көндә җирле казнада урамны яктырту өчен чыгымнар 30 миллион сум тәшкил итә. Светодиод яктырткычлар куелып бетсә, бу сумма 20 миллион сумнан артмас, дип өметләнәләр.
Ләйләгөл Минаева

Ф.Вәлиев фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250