Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Уртак сәламәтлек өчен көчләрне берләштерик

Билгеле булганча, карантин режимы чорында куркынычсызлык чараларын күрү кирәк. Мисал өчен, элементар рәвештә саклагыч битлекләр кияргә.

Ләкин соңгы вакытта аларга кытлык туды.

Битлекләр дефицитын булдырмас өчен "Татнефть" компаниясе аларны тегүгә нефть төбәгенең кече бизнес вәкилләрен (шәһәр ательесы, үзмәшгүль гражданнарны һ.б.) җәлеп итте.

Компаниянең коронавирусны профилактикалау буенча көчләрне берләштерүгә һәм хастаханәләргә, шәһәр һәм район халкына тапшыру өчен дефицит битлекләр тегәргә чакыруына 80 нән артык кеше мөрәҗәгать итте. Алар арасында мәктәп укучылары, пенсионерлар, декрет ялында булучы яшь әниләр, предприятие хезмәткәрләре бар. Акция Әлмәттә башланып, көн саен киңәя барып, төбәк шәһәрләрен колачлады.

Алар арасында "Татнефть"нең бер бүлекчәсендә эшләүче Светлана Орлова да бар. Ул компаниянең корпоратив челтәрендәге белдерүне күреп, волонтер булырга ризалашты. Хәзерге вакытта ул компаниянең күп кенә хезмәткәрләре кебек читтән торып эшли. Шуңа күрә битлекләрне кич белән генә һәм ял көннәрендә тегә. Инде күп еллар тегү аның яраткан шөгыле булып тора. Шуңа күрә 80 маскалык заказ күләме аны куркытмый. 

"Кешеләргә файдалы ярдәм күрсәтергә әзер", - дип белдерде Әлмәт татар дәүләт драма театры хезмәткәре Г. Актуганова. "Уртак эшкә үз өлешемне бик рәхәтләнеп кертәм", - дип хәбәр итте Казаннан  пенсионер С. Әхсәнова. 
"Эштән бушаган вакытта мин битлек тегүдә ярдәм итәргә әзер. Элементар тегү күнекмәләренә иямен", - дип яза "Татнефть" УПРСыннан Э. Хәйруллина. Бу әле ярдәм итәргә теләүчеләрнең тулы исемлеге түгел.

"Татнефть" компаниясенең үз предприятиеләрендә беренчеләрдән булып үз ихтыяҗлары өчен битлекләр ясый башладылар, чөнки җитештерү эшли, кешеләр объектларга бара.

Җитәкчелек тәкъдиме буенча "Татнефть"  профкомы бу эшкә бүлекчә һәм предприятие хезмәткәрләрен җәлеп итте.

Профсоюз лидерлары кирәк булган материалларны, тегү схемасын тарата. Кабул итүчегә исә өч катламга кисеп, бөрмәләр ясау һәм читләрен тоташтырырга гына кала.
Саклагыч битлекләрне үз кулың белән тегү кешеләр коронавирус вәзгыятенең җитдилеген аңласыннар өчен дә мөһим, дип ассызыкладылар "Татнефть" профкомында.

Кече бизнес предприятиеләре арасында беренчеләрдән булып Әлмәттәге Ленин урамындагы иң борынгы ателье кушылды.
Тегү өчен таләп ителгән барлык кирәк-яракларны бирегә компаниянең яшьләр оешмасы вәкилләре китергән.

Бу СМС-25 тибындагы туклыклы полипропилен материал, аның тышкы катламы - спанбонд, ә эчке катламы - мельтблаун. Структураның үзенчәлекләре югары катламга дымны яхшы сеңдерергә һәм аны тоткарларга, һава үткәрүчәнлеген саклап калырга мөмкинлек бирә. Мельтблаун катламы СМСның бактерияләргә каршы тору үзенчәлекләрен арттыра.

Ателье директоры урынбасары Любовь Кондратьева хәбәр иткәнчә, нефть компаниясе тарафыннан саклагыч битлекләр тегү турында интернет аша белеп, коллектив хәйрия ярдәме күрсәтергә булды.
"Кирәк икән, димәк  эшләргә кирәк. Безгә ышаныч күрсәттеләр, аларны тизрәк тегеп, кешеләргә бирергә тырышырбыз", - дип билгеләп үтте ул.

Волонтерлар сафына кереп, битлекләр тегү өчен түбәндәге сылтама буенча анкета тутырырга кирәк: https://forms кgle/63d6Vobp53zYv12TA.
Белешмәләр өчен телефон: 8(8553) 30-41-48.

Эльвира Гатауллина, фото Эдуарда Прокопьева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса