Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Уртак эшнең нәтиҗәсе дә күркәм

2 ноябрьдә 6 нчы территориаль иҗтимагый җирле үзидарә Советы биредә яшәүчеләр алдында быел башкарган эшенә отчет бирде һәм киләсе елга планнары белән уртаклашты. Җыелышта Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе М.Х.Салихов та катнашты.

6 нчы ТОСМС биләмәләре Р.Фәхретдин, Радищев, Шевченко, Киров урамнары белән чикләнгән. Җирле үзидарәнең мәйданы 99187 квадрат метр тәшкил итә. "Ямашнефть" идарәсенең бүлек начальнигы урынбасары, Тукай округы буенча депутат Н.А.Бочкарев үзенең отчет докладын барлык чараларда да активлык күрсәтүчеләрне билгеләп үтүдән башлады. Болар - медучилище, 10 нчы мәк- тәп, "Радуга" яшүсмерләр клубы, 32 нче ДОУ, АГНИ, 6 һәм 13 нче ЖЭУ, "Радуга" спорт клубы һәм кайбер эшмәкәрләр.
Быел баш предприятие "Ямашнефть" тарафыннан "Татнефть" ААҖ бүлеп бир-гән 200 мең сумга Шевченко урамындагы 1 нче йорт каршына асфальт җәелгән. Шулай ук ТОСМС ишегалларындагы кече архитектура формалары, спорт җиһазлары ремонтланган һәм буялган, тәрбия максатыннан бер йортка Космо- навтлар елы уңаеннан баннер урнаштырылган, хоккей тартмачыгы кышка әзерләп куелган һәм башкалар. Территориядә эшчәнлек алып баручы башка предприятиеләр дә төзекләндерүгә өлеш керткәннәр. Шунысын да искәртеп үтәсе килә, 6 нчы ТОСМС быелгы бәйге-дә район Советы һәм баш- карма комитетының Рәх- мәт хаты белән билгеләп үтелде.
Николай Афанасьевич экологик торышны яхшырту буенча да максатчан эш алып барылуын ассызыклады. Чәчәкләр, корыган агачлар урынына яңалары утыртылган. Халык белән алып барылган социаль эш тә игътибарга лаек. Микрорайонда предприятиеләре булмаган 64 пенсионер, ятимнәр, инвалидлар, сугышта катна- шканнар һәм тыл хезмәтчәннәре дә яши. Җирле үзидарә хәйрия акцияләреннән дә читтә калмый. Докладта хокук бозуларны профилактикалау буенча алып барылган эшчәнлек, проблемалар, киләсе елга бурычлар бәян ителде.
Полициянен вәкаләтле участковые Д.Шигапов билгеләп үткәнчә, быел территориядә 10 җинаять кылынган, шуның 9 ы ачыкланган. Профилактик учетта 24 кеше тора, бер меңнән артык кеше административ җаваплылыкка тартылган. Шушы көннәрдә притон оештырылган фатир ябылган.
6 нчы ТОСМСта яшәүчеләр алдында торак-экс- плуатация участоклары да җавап тотты. "13 нче ЖЭУ" ҖЧҖ биредә 15 торак йортка хезмәт күрсәтә. УКЖД "Новация"нең 5 йорты бар. Җыелышта катнашучылар нигездә нәкъ менә торакчыларга сорауны күп бирделәр, бу уңайдан проблемаларын район башкарма комитеты җитәкчесе игътибарына җитке- рергә тырыштылар. Мәҗит Хаҗипович идарәче компанияләр алдына йортларда яшәүчеләр белән аерым очрашып, аларның шикаятьләре буенча эш планы төзергә кирәклегенә күр-сәтте, торак-коммуналь хуҗалык департаментына моны аерым контрольдә тотарга әйтте. Ул шулай ук шәһәрдә республика, "Татнефть" ААҖ, җирле бюджет хисабына байтак кына объектлар төзелүен билгеләп үтте, кыскача гына барлык тармакларның эшчәнлеге, прог- раммалар үтәлеше белән таныштырды, киләчәккә планнар белән уртаклашты.
И.Апачаева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса