Әлмәт таңнары

Урсалыда яшәүче тыл ветераны Екатерина Рыжиковага 105 яшь тулды

Бу уңайдан аны котларга район җитәкчелеге, социаль яклау идарәсе хезмәткәрләре, туганнары җыелды.

Екатерина Дмитриевна күпне күргән, күп михнәтләр кичергән. Октябрь революциясе, гражданнар сугышы, колхозлашу еллары, аннан тынычландык дигәч кенә Бөек Ватан сугышы - барысы да йөрәк аша үткәрелгән. Ире сугышка киткәч биш бала белән берүзе калган. Күп тә үтми, алтынчы нарасые да дөньяга килә. Әле ярый бәхетенә ире фронттан исән-имин әйләнеп кайта. Сугыштан соң гаилә тагын биш балага арта. Бүген 105 яшьлек әби төпчек улы һәм килене белән гомер кичерә. Екатерина әби бик бай кеше - аның 22 оныгы, 45 оныкчасы һәм оныкларының 25 баласы бар. Барлыгы 89 онык!

Район башлыгы вазифаларын башкаручы Наҗия Хәйдәрова юбилярга изге теләкләрен җиткерде һәм бүләкләр тапшырды.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: