Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Урсалыда да заманча ФАП төзелә

Урсалыда яшәүчеләрне быел шатлыклы вакыйга көтә. Нефтьчеләр бистә халкына заманча фельдшерлек-акушерлык пункты төзергә һәм аны кирәкле җиһазлар белән тәэмин итәргә планлаштыра. Шимбә көнне булачак медицина пунктының беренче казыгы кагылды.


Әлмәт шәһәре белән бергә аның бистәләре, авыллары да үсә, тормыш шартлары яхшыра бара. Күркәм үзгәрешләрдә нефтьчеләрнең дә өлеше зур. Урсалы халкы да аларның ярдәмен тоеп яши. Менә бу юлы да "Татнефть" компаниясе ветераннар үтенечен читкә какмаган. Дөрес, Урсалыда фельдшер-акушерлык пункты бар. Әмма ул иске, 1963 елда ук төзелгән, капиталь ремонт бер тапкыр да ясалмаган. Шул ук вакытта бистәдә яшәүчеләр саны ел саен арта бара - кемнәрдер күченеп килә, йорт төзи, күп балалы гаиләләр программасы буенча җир участогын биредән сайлаучылар да байтак.
- Урсалыда тулы бер бораулаучылар бистәсе пәйда булды. Кайберләре инде ветераннар. Фельдшер-акушерлык пункты сорап алар мөрәҗәгать итте. "Татнефть" компаниясенең генераль директоры Наил Маганов искесенә ремонт ясаганчы яңа ФАП төзү турында карар кылды, - диде генераль директорның кадрлар һәм социаль үсеш буенча урынбасары Рөстәм Мөхәммәдиев. - Урсалы үсешендә депутатларның өлеше зур булуын да искәртеп үтәсе килә. Мәсәлән, үзебезнең Дәүләт Советы депутаты Николай Кольгин үтенече буенча мәктәпне ремонтладык һәм башка эшләр башкардык. Мондый ФАПны Азнакайдагы "Нефтемаш" заводы республика буенча 190 данә ясады инде.
Урсалыдагы ФАП төзелешендә дә подрядчы итеп "Азнакай "Нефтемаш" заводы" ААҖ билгеләнгән. Проектның бәясе - 5,8 миллион сум. ФАПның гомуми мәйданы 118,3 квадрат метр тәшкил итәчәк. Урсалы ФАПы калабызның 3 нче поликлиникасына карый. Поликлиниканың баш табибы Айдар Габдуллин әйтүенчә, медицина пунктында ике участок эшләячәк һәм аларның һәрберсе меңнән артык кешегә хезмәт күрсәтәчәк. Подрядчылар бинаны нефтьчеләрнең һөнәри бәйрәменә кадәр өлгертергә ышандыра.
Төзелешнең заказчысы - "Татбурнефть"идарәче компаниясе ҖЧҖ. Җәмгыять директоры Ринат Шәфигуллин да "Татнефть"нең бораулау комплексы өчен күп эшләвен, соңгы елларда бораулау технологияләрен яңача коралландыру баруын билгеләп үтте.
- Шулар белән беррәттән социаль мәсьәләләр дә уңай хәл ителә. Урсалыда ФАП төзергә алыну шуның бер мисалы. Монда гомер кичерүче ветераннарыбыз - безнең горурлык. "Татнефть"нең чираттагы бүләк ясарга алынуы шуңа да безнең өчен зур шатлык, - диде ул рәхмәт сүзләрен ирештереп.
Рәхмәт сүзләренә Урсалыда урнашкан 22 нче территориаль иҗтимагый җирле үзидарә Советы мөдире Валерий Кудряшов, "Әлмәтнефть" нефть-газ чыгару идарәсендә скважиналарга капиталь ремонт ясау мастеры булып эшләгән, Хезмәт Кызыл Байрагы ордены кавалеры, СССР Дәүләт премиясе лауреаты Әнәс Абдуллин һәм башкалар да кушылды.
Булачак фельдшер-акушерлык пунктының беренче казыгы сугылды. Башлаган эш - беткән эш, ди халык әйтеме. Иншалла, бирегә август азагында урсалыларның шатлыгын уртаклашырга тагын бер кат килербез әле.
Ирина Апачаева
Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса