Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Урсал тауга карлар яуган, әллә шуңа кайгырам...

Әлмәтебезнең музыкаль билгесенә әверелгән бу җырның сүзләреннән бүген үзенә бер тирән сагыш саркый. Аның авторы, затлы шагыйрә Саҗидә Сөләйманованың нечкә моңсулык белән өртелгән шигъри юлларын үзебезнең төбәктә генә түгел, татарлар яшәгән һәр җирдә яратып җырлана торган көйгә салучы Рәис Нәгыймов бакый дөньяга күчте.

Якты күңелле, нечкә хисле, сабыр табигатьле, тыныч холыклы, җаны игелек белән тулы кеше иде Рәис дустыбыз. Шундый булмаганда милләтебезнең күңел сандыгында ерак елларга кадәр сакланачак көйләр дөньяга килмәгән дә булыр иде.

Ул иң беренче иҗат иткән җырлары белән үк тиз үтешле, сай рухлы эстрада шаукымыннан ерак торуын ачык күрсәтте. Татарның иң гамьле шагыйрьләреннән берсе Гамил Афзалның "Авыл" дигән шигыренә язылган җырны гына алыйк. "Камыш төпләрендә моң тулы...", "Юллар уйчан...", "Айлы әкият кебек төннәр..." Гади генә сүзләрдән кабатланмас тирән сурәтләр тудырган шагыйрь башлап сүз әйтүче аһәңсазның да күңелен үз дулкынында тибрәнергә әйдәгән. Рәис Нәгыйм улының чын милли рухта, җаннарыбызны мөлдерәтерлек итеп дөньяга китергән җыры борынгыдан килгән рухи хәзинәләребез арасында лаек урын алды.

Нур Әхмәдиев, Клара Булатова, Шәмсия Җиһангирова һәм башка шагыйрьләр белән иҗади дуслыкта Рәис Нәгыймов бик күп матур җырлар язды. Аларны Салават Фәтхетдинов, Мирсәет Сөнгатуллин, Фердинанд Сәләхов, Асаф Вәлиев, Зәйнәп Фәрхетдинова, Габделфәт Сафин, Зөһрә Шәрифуллина кебек популяр җырчылар репертуарларына кертте. Үз калабызның яраткан җырчылары, музыкантлары Исламовлар - Инсаф, Илфат, Валентина, Розалия белән бәрәкәтле иҗат дуслыклары турында аерым әйтергә кирәктер. Исламовлар якын дусларының яңа әсәрләрен беренче булып халыкка җиткерүчеләр дә, Рәис Нәгыйм улын иҗатта яңа үрләргә рухландырып торучылар да булды.

"Татнефть" акционерлык җәмгыяте "Рухият" рухи яңарыш фондының экспертлар комиссиясендә музыкаль редактор буларак та Рәис Нәгыймовның куйган хезмәтләре ихтирамга лаек.

Актаныш районының ерак бер авылында туып үскән Рәис Нәгыймовның күп еллар элек Әлмәткә музыка белеме алырга килүе яшь баянчының үзе өчен дә, шәһәребез өчен дә бәхетле адым булган икән. Музыка мәктәбен тәмамлап чыкканнан соң ул озак еллар буена шунда йөзләрчә яшьләрне музыка серләренә өйрәтте, директор булып эшләде. Бу өлкәдә куйган хезмәтләре ил-көн алдында танылды, музыка мөгаллиме, композитор Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре исеме алды, Рафаэль Төхфәтуллин исемендәге бүләккә лаек булды.

Кайгыбыз зур, күңелләребезнең Рәис Нәгыймов нуры белән яктырып торган урынын сагыш биләде... Шунысы юаныч: ул тудырган чын мәгънәсендә якты көйләрне тын гына көйләп алсак та, дисклардан агылдырсак та, Рәис Нәгыймов белән рухи бергәлек тоябыз. Дөньялыктан китсә дә, юмарт иҗаты белән һәммәбезне баеткан олуг зат милли җанлы кешеләр күңеленнән китмәс.

Җырың белән ләззәтләнә

Һәммә шәһәр, бар авыл.

Андый көйләр гасырларга

Бара, бара, бара ул!, -

дип язган идем Рәис дустыбызның 60 яшенә. Иншалла, шулай булыр.

Ирек Бәдретдинов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250