Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Урман Кәләендә ат биеттеләр

Үзәк Сабантуйлар ничек кенә матур узмасын, авылларныкы барыбер аерата күңелле һәм кадерле була. Елына бер мәртәбә табигать кочагына ял итәргә чыккан авыл хезмәтчәннәре, иң матур яулыкларын ябынган, кәләпүш-түбәтәйләрен кигән әби-бабайлар, туган авылын сагынып кайткан якташларның җылы очрашу-күрешүе белән якын бит ул Сабан туе!

Урман Кәләендә узган милли бәйрәмебез дә әнә шулай җылы, матур оештырылган иде. Кайчандыр тимер юлчылар һәм урманчылар торак пункты булып та, хәзер бер авыл җирлегенә кушылган төрле як һәм милләт халкы бәйрәмне бервакытта да уздырмый калмаган. Сабантуй мәйданы итеп үзе тимер юл буенда, үзе урманга сыенып утырган почмакны сайлаган. Махсус көйләнгән диярсең - бәйрәм тантанасы башланыр алдыннан гына "сәламнәрен юллап" вагон-вагон ял итүчеләрне төяп поезд узып китте.

Елның-елында килгән гадәт буенча, башта Сабантуйны оештырырга ярдәм итүчеләрнең исемнәрен атап рәхмәт әйттеләр. Быелгы 100 меңлек фондка "Елховлес", "Втормет", "Агрохимсервис", "Әлмәт-Водоканал", "Калейлес" предприятиеләре, депутатлар өлеш керткән. Шушы ярдәмнән иң башта ике Сабантуй аралыгында дөньяга килгән сабыйларга өлеш чыгардылар. Быел аларның саны 30 га җиткән. Агымдагы елда мәктәпкә баручы 15 сабыйны да бүләксез калдырмадылар. Авылның юбилярлары, бергә тормыш итүләрен "түгәрәкләгән" гаиләләр, "Ветераннар ишегалды" бәйгесенең җиңүчеләре - берсе дә игътибардан читтә калмады.

Урман Кәләе авылында чәчәкләргә күмелгән ишегалды пенсионер хуҗалары арасында ел да махсус бәйге уздырыла. Моңа авыл халкы шулкадәр ияләшеп беткән ки, хәтта ел саен бер-берләрен уздырыр өчен махсус әзерлек белән тырышалар. Нәтиҗә чыгарган вакытта чәчәк-гөлләргә генә бәя биреп калмыйча, кече архитектура формалары да игътибарга алына. Шулай итеп быел бәйге җиңүчеләре дип Екатерина һәм Николай Большаковлар танылды. Икенче урынны Ирина һәм Анатолий Богачевлар яулады. Өченче урын Галина һәм Иван Яшиннарга бирелде. Җиңүчеләргә диплом һәм истәлекле бүләкләр тапшырдылар. Бәйрәмдә 60 ел бергә гомер кичерүче Анастасия һәм Николай Елковларны да тәбрик иттеләр.

Башка еллардан аермалы буларак, быел мәйданда "Алга" клубы спортчылары да үзләренең осталыкларын күрсәтте. Урман Кәләендә соңгы берничә елда эшләп килүче әлеге оешмада 7-17 яшьтәге ике дистәләп кеше шөгыльләнә. Клуб җитәкчесе Тимур Гыймаев сүзләренчә, 3 ел эчендә биредә шөгыльләнүче егет-кызлар кикбоксинг буенча Россия чемпионы, кикбоксинг һәм бокс буенча Татарстан чемпионнары титулына ия булганнар.

Спорт белән дус булучы авылдашлар теләген истә тотып, быелгы бәйрәмдә беренче тапкыр пляж волейболы буенча да ярышлар оештырылган иде.

Сабантуй кунакларын куандырган тагын бер күренеш бии торган ат булды. Әлеге дүрт аяклы дускайны күрше Кәләй авылыннан чакыртып китергәннәр. Бахбай татар көенә башларын ия-ия биеп кунакларның кәефен күтәрде.

Гореф-гадәт буенча ат чабышлары, чүлмәк ватыш, капчык киеп йөгерү, колгага менү (биеклектән курыкмаган кыюны күн итек көтә иде!), милли көрәш оештырылды. Әледән-әле бозлы яңгыр ишелеп торса да, берсе дә таралышмады. Кояш чыккан араны көтеп алып бәйрәмне азагына чаклы җиткерделәр. Урман Кәләенең баш батыр титулын Әлмәттән Рузил Ганиев яулады. Аны тәкә һәм мультиварка белән бүләкләделәр.

Рәдифә НОГМАНОВА

Автор фотолары

Светлана Гафиятуллина:

- Бәйрәмне яратам, көтеп алам. Бу авылда 1968 елдан бирле яшибез. 40 ел фельдшер булып эшләдем. Бер елны да Сабантуйны калдырганым булмады.

Камилә Вәлиева:

- Сабантуй быел да матур узды. Яңгыр түгел, боз да куркытмый. Мин ел да милли бәйрәмебезгә киләм, рәхәтләнеп тамаша кылам.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса