Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Татарстанда туристлар өчен уникаль тәкъдимнәр әзерлиләр

Татарстанның туристлык тармагы вәкилләре җәйге сезонга Россиядән килгән кунаклар өчен кызыклы тәкъдимнәр әзерләгән.

Бу хакта бүген «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә туризм буенча ТР Дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов хәбәр иткән.

«Бу тәкъдимнәр республика буенча сәяхәт итүче Россия һәм төбәк туристлары өчен гамәлдә. Алар ТР Туризм буенча Дәүләт комитеты тарафыннан отельерлар һәм рестораторлар белән берлектә эшләнгән», — дип хәбәр иткән ул.

Мәсәлән, “Өч төн бәясе буенча ике көн» акциясе буенча ике төнне броньлаган вакытта туристка тагын бер төн бушлай куна ала. Әлеге тәкъдимнәр белән файдаланган барлык кунаклар да бүләккә Казан үзәге буенча ике сәгатьлек түләүсез экскурсиягә бара алачак.

Акциядә Казанның барлыгы 24 отеле катнашачак.

 

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса