Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Ураза гаете мөбарәк булсын!

Кадерле әлмәтлеләр! Мөхтәрәм мөселман кардәшләр! Әлмәт муниципаль районы Советы һәм Башкарма комитеты исеменнән Сезне Ураза бәйрәме белән ихлас күңелдән тәбрик итәбез!

Мөселман дөньясында Ураза бәйрәме иң олы һәм күркәм бәйрәмнәрнең берсе. Ул изге Рамазан аен йомгаклый һәм бар кардәшләрне, туганнарны, дусларны мәчетләргә җыя. Бу изге айда без ихлас ният белән игелекле, саваплы гамәлләр кылырга омтылабыз, әдәп-әхлак кануннарына тугры калырга, бер-беребезне рәнҗетмичә, татулыкта яшәргә тырышабыз.

Рәсүлебездән килгән бер хәдистә миһербанлылык һәм мәрхәмәтлелек турында әйткән сүзләре исламның чын асылын, тирән мәгънәсен ачып сала: «Һәр игелекле гамәл - сәдака». Йөрәгебез түрендәге һәр күркәм омтылышыбызны, һәр игелекле эшебезне, һәр җылы сүзебезне без якыннарыбызга, туганнарыбызга, дусларыбызга юнәлтергә тиеш.

Безнең төбәктә мөселманнар өчен барлык шартлар тудырылган. Бүгенге көндә районыбызда 38 мәхәллә, Әлмәт ислам мәдрәсәсе уңышлы эшләп килә. Балалар өчен җәйге ислам җәйләүләрен оештыруда безнең район республикада беренчеләрдән санала. Әлмәт районында мәчетләребез саны елдан-ел арта бара, бу бик күркәм күренеш.

Киләчәктә дә мәчетләребездә шулай матур итеп җыелырга омтылсак, киләчәк буыннарыбыз җәмгыять өчен файда китерүен теләсәк, беренче чиратта без балаларга дини тәрбия бирергә тиеш. Җәмгыятьнең рухи сәламәтлеге, дәүләтебезнең үсеше нәкъ шуның белән бәйле. Дини тәрбияне үзенең төп максаты итеп куючы, ислам белән һәрдаим таныштырып торучы, рухи үсеш идеясын алга сөрүче «Ислам нуры» тапшыруы «Луч» телекомпаниясенең канат астында уңышлы гына эшләп килә.

Шәһәребездә халыкның, олысының да, кечесенең дә ислам диненә тартылуы безнең өчен зур куаныч булып тора. Коръән белән гамәл кылучы кеше беркайчан да тәртипсезләнеп, бозыклык кылып йөрмәвенә иманыбыз камил. Шуңа күрә ата-аналарның, имамнарның, дин әһелләренең өстендә балаларга яшьтән үк дини тәрбия бирү, олыларга карата ихтирамга өйрәтү, ата-бабаларыбыздан калган рухи мирасның олы бәһасен аңлату бурычы тора.

Хөрмәтле әлмәтлеләр!

Өйләрегезгә бәрәкәт һәм иминлек телибез, Рамазан аенда кылган изге гамәлләрегез саваплы булсын. Тоткан уразаларыгыз, укыган тәравих намазларыгыз, хәерле догаларыгыз кабул булсын. Үзегезгә, гаиләләрегезгә, якыннарыгызга исәнлек-саулык, җан тынычлыгы һәм иман ныклыгы телибез. Ураза бәйрәме мөбәрәк булсын!

Әлмәт муниципаль районы башлыгы М.Х.Салихов

Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе М.Н.Гыйрфанов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250