Ураза гаете фазыйләтләре һәм әдәпләре турында Әлмәт шәһәре һәм районы мөхтәсибе Фәһим хәзрәт Әхмәтҗанов бәян итә
Әлхәмдүлилләһ, ел буе көтеп алган уразабызның соңгы көннәренә дә килеп җиттек. Иртәнге сәгатьләрдә сәхәр ашадык, мул табыннарда ифтар кылдык, бер-беребезгә мәрхәмәтле булдык.
Изге Рамазан ае барысын - яшен-картын, ярлысын-баен саф-саф итеп тәравих намазларына җыйды, күп кенә кешеләргә гомерләрендә беренче мәртәбә ураза тотуга, намазга басуга да сәбәпче булды. Берничә көннән Ураза гаетен дә бәйрәм итәчәкбез. Игътибарыгызга Әлмәт районы һәм шәһәре мөхтәсибе, ТР көньяк-көнчыгыш төбәге казые Фәһим хәзрәт Әхмәтҗановның Ураза гаете турында кыскартылган варианттагы вәгазен тәкъдим итәбез.
Ураза гаете моннан күп гасырлар элек, 624 елда бәйрәм ителә башлый. Аны Җир шарындагы бар мөселман Рамазан ае тәмамлангач билгеләп үтә. «Рамазан» сүзе «яну» дигәнне аңлата. Ягъни бу айда ураза тотучының бар гөнаһы да «янып» бетә, ураза ул тәмуг ишекләре ябыла һәм җәннәтнекеләр ачыла торган ай.
Гает - бәйрәм, иман ияләренең дөньядагы шатлык вә сөенеч көннәре. Аллаһы Тәгалә әйтте: «Әйт: Бу Аллаһның юмартлыгы вә рәхмәте. Моның өчен шатлансыннар. Дөреслектә, бу аларның җыйган нәрсәләреннән хәерлерәктер». Аллаһының илчесе галәйһиссәләм Мәдинә шәһәренә килгәч, Мәдинә әһелләрендә ике бәйрәм көне булган, алар ул көннәрдә уен-көлке, күңел ачу белән шөгыльләнгәннәр. Пәйгамбәребез галәйһиссәләм аларга: «Аллаһ сезләргә ул көннәрегезне хәерлерәк көннәр белән алыштырды, ифтар һәм корбан көннәре», - диде. Ике гает белән Аллаһы Тәгалә ике уен-көлке көннәрен зикер вә шөкер көннәренә алыштырды.
Гает - шөкер вә зикер итү, Аллаһны искә төшерү, Аның бәндәләренә булган нигъмәтләрен күрсәтү, Раббыбызга хәмде-сәнә әйтү, бар нигъмәтләр өчен шөкер итү көне. Аллаһ үзенең бәндәләренә ураза көннәре үткәч, тәкбир әйтеп, шөкер итәргә боерды: «Ул билгеле көннәрне ахырга җиткерүегезне һәм Аллаһ сезне туры юлга күндергәне өчен Аны бөекләвегезне тели. Бәлки шул ук вакытта сез Аллаһка шөкер итәрсез». Бу көн исән-сау Рамазан аен үткәреп, уразалар тота алганыбызга шатланып бәйрәм итә торган изге көн булып санала. Гает көнне, гадәттә, халык мәчеткә, бәйрәм намазына, вәгазь тыңларга бара. Аш-сулар әзерләп бер-береңне сөендерү, кунаклар чакыру, Коръән уку, туганнар, дус-ишләреңнең хәлләрен белеп кайту сөннәт мөстәхәб эшләрдән санала. Гает намазын калдырудан сакланырга кирәк. Мөхәммәд галәйһиссәләм безгә гает намазына госелләнеп, исле майлар сөртеп, иң матур киемнәрне киеп килергә киңәш итте.
Гает көннәрендә ураза тоту рөхсәт ителми. Әбу Сәгыйт (р.г.) тапшыра: «Аллаһының илчесе ике көннең уразасыннан тыйды: ифтар һәм корбан көннәре». Кояш баеп, гает төне кергәннән алып, гает намазына кадәр тәкбир әйтү сөннәт булып тора. Ир кешеләр мәчетләрдә, өйләрендә, базарларда, юлларда гыйбадәтләрен һәм шатлыкларын белгертеп тавыш белән тәкбир әйтә алалар.
Рамазан гаетенә әзерләнгәндә түбәндәге гамәлләрне кылу сөннәт санала: йокыдан иртәрәк тору, госел коену, тешләрне ныклап чистарту, ислемайлар сөртү, яңа, чиста киемнәр кию, намаз алдыннан тәмле итеп туклану, мәчеткә иртәрәк килү, дин кардәшләреңне сәламләү.
Якынлашып килүче Ураза гаете мөбарәк булсын!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа