Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Урам сәүдәсен – түбә астына

2013 елның 1 гыйнварыннан ваклап сату базарлары турында закон үз көченә керде. Аның нигезендә моннан соң урамда сәүдә итүләр тыела.

Үзгәртеп кору елларыннан соңгы бөтен вакыт дәвамында диярлек илебезнең барлык эре шәһәрләрендә дә шундый картинаны күзәтергә була иде: урам уртасында ук палаткалардан сәүдә шәһәрчеге корылган, сатыла торган товарлар теләсә кая - лотокларга, әрҗәләргә, тартмаларга урнаштырылган, сәүдә итү урынына терәп үк диярлек чүп түгү урыннары ясалган...
Безнең шәһәрдә исә урам сәүдәсе зур булмаган мәйданнарда, нигездә кибет алларында пенсионерларның үз бакчаларында үстергән яшелчә, җиләк-җимеш, яшел тәмләткечләр, үзләре кышкылыкка хәстәрләгән азык-төлекне сатуыннан һәм шәхси эшмәкәрләрнең тегендә-монда лотоклардан җиләк-җимеш белән сәүдә итүеннән гыйбарәт.
Бу хәл халыкта һич тә ризасызлык тудырмый, киресенчә, шәһәр кешеләре урамнан узып барышлый яки кибет алдына чыгып кына түтәлдән яңа өзеп алынган кыяр, помидор, укроп яки бакча җиләген сатып ала алуларыннан бик канәгать. Пенсионерлар да азмы-күпме өстәмә акча эшли алуларына шатлана гына. Ләкин мәсьәләнең юридик ягы да бар бит әле. Мондый сәүдә иң беренче чиратта санитар-гигиена нормаларына җавап бирмәгән өчен дә законсыз булып санала.
- Чыннан да, әлеге туклану продуктларының сыйфатын һәм кеше сәламәтлеге өчен куркынычсыз булуын раслаучы документлар юк, кешеләр санитар кенәгәдән башка сәүдә итәләр, - дип сөйли дәүләт алкоголь инспекциясенең территориаль бүлеге начальнигы Миләүшә Михеева. - Товар импровизацияләнгән лотоклардан, кайвакыт тартмалардан гына сатыла, турыдан-туры җиргә дә куелгалый. Сөт ризыклары (эремчек, каймак, сөт) тиешенчә эшкәртелмәгән савытта, куллануда булган пластик шешәләрдә сатыла. Әлбәттә, мондый азык-төлекнең эчәк инфекцияләре тарату куркынычы зур.
Әмма дәүләт алкоголь инспекциясе урамда сәүдә итүчеләргә карата нинди дә булса санкцияләр куллана алмый, чөнки ул 2008 елда кабул ителгән «Дәүләт контролен (күзәтчелеген) һәм муниципаль контрольне тормышка ашырган вакытта юридик затларның һәм индивидуаль эшмәкәрләрнең хокукларын яклау турында»гы Федераль закон нигезендә прокуратура рөхсәте һәм язма гариза буенча бары тик юридик затларны һәм индивидуаль эшмәкәрләрне генә тикшерә ала. Ә кибет каршында помидор ише әйберләр сатып торучы әбиләр тегесенә дә, бусына да керми. Шуңа да карамастан, Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең икътисад буенча урынбасары Айдар Каюмов сүзләренә караганда, башкарма комитетның сәүдә бүлеге, дәүләт алкоголь инспекциясе тарафыннан алар арасында аңлату эшләре алып барыла һәм вәкаләтле органнар белән берлектә вакыт-вакыт күчмә тикшерүләр дә оештырылып тора.
Азык-төлек, кием-салым белән сәүдә итүче һәм махсуслаштырылган эрерәк базарларга килгәндә исә, Әлмәттә алар алай ук күп түгел. Сәүдә-сатып алу эшчәнлегенең ваклап сату базары кебек төрен оештыруны җайга салу турындагы яңа закон гамәлгә керү белән бәйле рәвештә шунысын тәгаен әйтергә була: мондый базар бездә бер генә - «Базар» ҖЧҖ. Чөнки бары тик ул гына закон таләпләренә җавап бирә: схема нигезендә урнаштырылган сәүдә урыннары, административ-хуҗалык биналары һәм гомуми файдалану урыннары, автотранспорт кую өчен сәүдә урыннарыннан аерым итеп эшләнгән стоянкасы, ветеринар-санитар экспертиза лабораториясе һ.б. бар (таләпләрнең тулы исемлеген 2006 елның 30 декабрендәге 271-ФЗ санлы «Ваклап сату базарлары турында һәм Россия Федерациясе Хезмәт кодексына үзгәрешләр кертү турында»гы Федераль закон текстында табарга була). Ләкин тагын да мөһиме шул, «Базар» ҖЧҖдә законның иң катгый таләбе үтәлгән - «товарлар сату (эшләр башкару, хезмәт күрсәтү) буенча эшчәнлекне оештыру өчен базарларда, авыл хуҗалыгы базарларыннан һәм авыл хуҗалыгы кооператив базарларыннан кала, базар белән идарә итүче компанияләр бары тик капиталь биналар, төзелешләр, корылмалардан гына файдаланырга хаклы. Бу максатларда вакытлы корылмалардан файдалану тыела» (271-ФЗ санлы Федераль законның 24 нче маддәсе).
Без моңарчы гадәт буенча базар дип атаган барлык башка сәүдә мәйданчыклары («Торговый двор» ҖЧҖ, «Юлдаш» комплексы һ.б.) хәзер базар булып саналмый.
- Базарлар - сәүдә-сатып алу эшчәнлегендә кирәкле атрибут, һәм халыкка уңайлы булсын өчен алар яшәргә тиеш, - дип аңлатма бирә район башкарма комитеты җитәкчесенең икътисад буенча урынбасары Айдар Каюмов. - Әмма закон бар икән, аны үтәргә кирәк. Моның өчен иң беренче чиратта капиталь биналар җиткерү зарур. Эш урыннары һичсүзсез сакланачак. Без моны контрольдә тотачакбыз.
Әлмәтнең сәүдә мәйданнары хәзер нинди статуста эшчәнлек алып барачак соң? Мәсәлән, «Торговый двор» ҖЧҖ генераль директоры Айрат Хәйруллин халык теленә яңа базар яки 2 нче базар дип кергән әлеге сәүдә предприятиесенең универсаль ярминкә рәвешендә эшләячәген әйтте. Генераль директор сүзләренә караганда, предприятие (базарның милекчесе) финанс мәсьәләсен хәл иткәннән соң территорияне коруның күпсанлы проектларыннан берсенә тукталачак.
- Заманчарак базар булдырасы килә, - ди Айрат Хәйруллин. - Бу бит шәһәрнең үзәге, шуңа да базар гади ангарны хәтерләтмичә, калабызның архитектура стиленә туры килеп торырга тиеш.
Капиталь павильоннар төзү кайчанрак башланыр да кайчан төгәлләнер - бу сорауга әле беркем дә төгәл җавап бирә алмый. Башка сәүдә мәйданнарында да шундыйрәк хәл күзәтелә.
Федераль закон нигезләмәләренең үтәлешенә контрольлек итү вәкаләтле дәүләт власте органнарына һәм компетенцияләре чикләрендә җирле үзидарә органнарына йөкләтелгән (271-ФЗ санлы Федераль законның 23 нче маддәсе 2 нче пункты).
Е.ФЕДОРОВА

И.Апачаева фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250