Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Умартачылар квалификацияләрен күтәрәләр

27 гыйнвардан Татарстанның агробизнес кадрларын яңадан әзерләү институтында (ДПО ТИПКА) умартачылар үзләренең квалификацияләрен күтәрәләр.


Укулар умарта күченең биологиясе, азык базасын булдыру мәсьәләләре буенча, умарталыкны төзүгә, умарталар үрчетүгә, җайланмаларга, умарталыктагы язгы эшләргә, умарта күчләрен ясалма юл белән ана ясауга әзерләүгә, бала чыгаруга, умарталыктагы көзге, кышкы эшләргә куела торган таләпләр буенча уздырыла.

Республика умартачыларына умартачылык өлкәсендә кулланыла торган заманча технологияләр һәм җайланмалар, умарталарда була торган авыруларны диагностикалау, дәвалау һәм профилактикалау ысуллары да күрсәтеләчәк. Аерым игътибар умарталардан экологик чиста продукт алуга юнәлдерелгән.

Укуга Татарстан Республикасының барлык районнарыннан тәҗрибәле, шулай ук умартачылык өлкәсендә яңа гына эшли башлаучылар да киләчәк. Курсны узганнан соң республика умартачылары квалификация күтәрү турында аттестатлар алачаклар, дип хәбәр итә agro.tatarstan.ru.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250