Ульяновскида матәм көннәре
20 ноябрьдә иртән Мали башкаласында кунакханәдә атыш башланып, террористлар 170 ләп кешене заложник итеп алганнар иде.
Атыш вакытында берничә кеше үлгән. Арада Россия кешеләре дә булган дигән хәбәр килеп иреште.
Ульяновск өлкәсендә 23 ноябрь матәм көне итеп билгеләнде. Баксаң, һәлак булучы Россия кешеләре Ульяновскиның «Волга-Днепр» авиакомпаниясе хезмәткәрләре икән.
Соңгы мәгълүматларга караганда, биш ватандашыбызны ачыклау мөмкин булган. Ә үлүчеләр алты кеше.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа