Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Укытучыларга таләпләр арта

Мәгариф һәм фән министры Дмитрий Ливанов хәбәр итүенчә, Россиянең педагогик белем бирү системасын төптән үзгәрешләр көтә.

2015 елның гыйнварыннан укытучыларның яңа һөнәри стандарты кабул ителәчәк. "Газета. ru " язганча, концепциядә педагогия югары уку йортларын кыскарту турында әйтелгән. Әгәр 2008 елда Россиядә 70 педагогия вузы укытучылар әзерләсә, 2012 елда аларның саны 48гә калган. Югары уку йортларының нәтиҗәлелегенә уздырылган мониторинг 30 вузның һәм 29 филиалны нәтиҗәсез эшләүчеләр дип тапкан. Гамәли педагогик бакалавриатны мәктәпләрдә практикага үзгәртү күздә тотыла.Әгәр булачак укытучылар "классик" университетларда укый икән, өченче һәм дүртенче курс студентлары шунда ук педагогик әзерлекне дә үтәчәк. Магистратура бары тик укытучы-методистлар һәм булачак идарәчеләр өчен генә карала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса