Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Укучылар «Татнефть» белгечләрен гаҗәпкә калдырды [+ФОТОЛАР]

Әлмәттә «Мәктәп укучылары – XXI гасыр фәненә» XV төбәк фәнни-гамәли конференциясе булып узды. Татарстанның 10 районыннан килгән йөздән артык укучы белемнәрен генә күрсәтеп калмады, яңа ачышлар белән белгечләрне дә гаҗәпләндерде.

Әлеге конференциянең дәрәҗәсен билгеләү өчен (гәрчә аның абруен белсәк тә) бер генә мисал китерү дә җитә: Казандагы КАИга укырга керү өчен математикадан тиешле балларны җыя алмаган 2 нче лицейның чыгарылыш укучысында конференция дипломын күреп, аны берсүзсез уку йортына кабул итәләр. Чөнки биредәге фәнни эшләрнең ничек бәяләнүен алар яхшы белә. Бу хакта «Сәләтле балалар» хәйрия фонды комиссиясе рәисе Леокадия Садчикова горурланып та, шатланып та хәбәр итте.

Быел конференция 15 нче тапкыр оештырылды. Кинәт кенә булдырылган чараның киләчәге зур булачагын ул чорда күз алдына да китерми оештыручылар.

– 2004 елның мартында «Татнефть» компаниясе каршында әлеге хәйрия фонды булдырылгач, сәләтле балаларны ни рәвешле ачыклаячагыбыз турында озак уйландык. Ул вакытта шәһәр күләмендә фәнни конференция уза иде инде. Без аны төбәкнеке итәргә булдык. Апрельдә матур итеп уздырдык та. Беренчесендә 5 район катнашса, хәзер алар дистәдән артып китә, Казаннан да килүчеләр бар, – дип тарих барлады Леокадия Садчикова.

Балаларга фәнни ачышлары белән күренү мөмкинлегенең киләчәкләренә дә ныклы нигез салуы көн кебек ачык. Белемле белгечләр һәркайда да кирәк.

– Конференциянең беренче елларында чыгыш ясаган укучылар хәзер компаниядә хезмәт куя. «Яшьләр – безнең киләчәк» дип әйтү буш сүз генә түгел. Бүгенге конференциядә дә актуальлеген әле без күз алдына да китермәгән эшләр күрдем, – дип фикерләре белән уртаклашты «Татнефть» компаниясенең хезмәтне оештыру һәм хезмәт хакы бүлеге начальнигы Рифдар Хамадьяров. – Укучыларның эшләре – ул киләчәккә бер адым. Алар тәкъдим иткән 3D-модельләр хыял түгел, чынбарлык.

Биредә катнашучыларга темалар чиге каралмаган, тикшерү уздыру өчен кемнең күңеленә кайсы өлкә якын, шуны сайлый. Быелгысы 11 секциядә узды.

– Бездә кагыйдәләр төгәл билгеле: эшләр реферат формасында булырга тиеш түгел, һәммәсенең дә тикшерү юнәлешендә булуына контрольлек итәбез. Хәтта эшләрнең үзаллы булуына инану өчен «антиплагиат»ка мөрәҗәгать иткән чаклар да бар, – ди Леокадия Садчикова.

Соңгы елларда балалар икътисад белән бәйле эшләрдән ераклаша башлаган. Аның каравы, яңа юнәлеш – туган як, тарих белән бәйле булганнары арткан. Быел Пушкин темасына аеруча да күп эшләр юлланган. Информатика, математика, рус теле, экология, биология – укучыларда зур кызыксындыру тудыручы фәннәр әнә шулар. Татар теле дә ят түгел икән, быел ике секциядә татарлар тарихы һәм мәдәнияте, туган тел темаларына фәнни эшләр якланды. Проектларны шәһәребезнең югары уку йортлары

укытучылары бәяләде. Җиңүчеләрне исә һәр секциядә билгеләделәр. Аларның һәрберсенә дипломнар, акчалата бүләкләр тапшырылды.

 

Конференциягә 300 дән артык эш кабул ителә, шуларның 114 е сайлап алына. II турда барлыгы 135 укучы (кайбер эшләр берничә укучы тарафыннан башкарылган) чыгыш ясады. Эксперт комиссиясе 28 эшне I, II, III дәрәҗә дипломнар белән билгеләде. АГНИ 12 укучыга дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса