Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Укучы кызны машина бәрдерде

30 майда Әлмәттә 9 сәгать 40 минутта Чехов урамында 12 нче йорт каршында "Тойота Ланд Крузер" автомобилен йөртүче 1985 елда туган ир-егет, урамда йөрү кагыйдәләрен үтәмичә, урам аша тиешле урыннан чыгучы җәяүлегә юл бирмәгән, кыз баланы бәрдергән.


1998 елда туган кыз, 11 нче урта мәктәп укучысы, уң аягы бәрелеп кан саву белән медсанчастька китерелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса