Җәмгыять

Укучы баланы көчләгән һәм гомерен өзгән

52 яшьлек ир-ат практикадан кайтып килүче 11 яшьлек укучы кыз баланы чакырып ала һәм өенә кайтарырга тәкъдим итә.

Бу узган елның 12 августында Чувашиянең Козловка шәһәрендә кыз җәйге практикасын узган вакытта була. Ир-ат кызны вәгъдә ителгәнчә өенә түгел, ә Козловский районы территориясендәге агачлыкларга алып китә. Биредә ул сабыйны көчли һәм пычак белән берничә тапкыр кадый. Кызның үлгәнлегенә инангач, аны сапер көрәге ярдәмендә күмеп куя. Тоткарланып сорау биргән вакытта башта үзен бик тыныч тота, үтереш турында тәфсилләп сөйли, бераз вакыттан соң гаебен танымый башлый. Психиатрия экспертизасы Яшел Үзәндә яшәүче әлеге ир-атның җинаять вакытында акылы сау булган дип таба һәм ул сак астына алына. Әгәр аның гаебе расланса, аны гомере буена төрмәгә утыртачаклар.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
" prefix="og: http://ogp.me/ns#"> Укучы баланы көчләгән һәм гомерен өзгән
Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

Җәмгыять