Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Украиналы Татарстанда наркотик матдә ясау өчен лаборатория ачкан

Башкалабызга Украинадан рөхсәтсез килгән 18 яшьлек егет наркотик матдәләр әзерли торган лаборатория оештырган. УФСКН хезмәткәрләре законсыз әйләнештән 400 граммнан артык нык көчле синтетик әфьюнны алганнар.

Украинлы Татарстанга синтетик наркотиклар сату челтәрен җайга салырга килгән булган. Моның өчен ул вакытлыча торакны арендага алган һәм биредә тарта торган катнашманы күпләп җитештерү өчен лаборатория җиһазлаган. Ясаган наркотикларын ул даими клиентларына саткан. Элек егет спорт белән шөгыльләнгән, хәтта бокс буенча спорт мастерлыгына кандидат разряды да алган, дип хәбәр итә УФСКНның матбугат хезмәте.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса