Украинадан кондитер эшләнмәләре кертү тыела
Роспотребнадзор бүгеннән башлап Украинадан Россия территориясенә кондитер эшләнмәләре кертүне тыю турында карар кабул итте.
Соңгы айларда бу илдән яшелчә-җиләк-җимеш, балык консервылары, шулай ук соклар кертү тыелган иде. Россельхознадзор да үз чиратында кул багажында, посылкаларда Украинада үскән үсемлекчелек продукциясен, сөт продукциясен, көнбагыш һәм кукуруз онын тыйган иде. Службалар бу товарларның сыйфатына шик белдерә. Моннан тыш, Украинадан дуңгызлар һәм бәрәңге кертү дә тыелган. Ә бүгенге тыю исә «КОНТИ» һәм «АВК» компанияләре эшләнмәләренә кагыла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа