Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Украинадан килүчеләргә матди ярдәм күрсәтелә

Атнаның һәр чәршәмбесендә Украинадан күчеп килүчеләрне Әлмәт мәшгульлек үзәгендә кабул итәләр.

Биредә яшәгән урыннарыннан качып китәргә мәҗбүр булганнарга юридик ярдәм күрсәтелә һәм эшкә урнаштыру хәстәре дә күрелә. Үзәк мәгълүматларынча, 39 предприятие аларга 757 эш урыны тәкъдим итә. 305 вакансия торак белән тәэмин итүне дә күз уңында тота. Украина гражданнары кондукторлар буларак һәм төзелешкә эчке бизәү эшләренә җәлеп ителгән инде. Шулай ук биредә аларга бер тапкыр бирелә торган матди ярдәм дә күрсәтәләр. Бу мөмкинлектән 28 украиналы файдаланган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса