Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Украинадан күчеп кайтучыларга ярдәм итик

Әлмәт муниципаль районы башлыгы матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, теләге булган һәр кеше Украинадан күчеп кайтырга мәҗбүр булган качакларга ярдәм кулы суза ала.

Моның өчен артык кием-салым һәм башка көндәлек кирәк-ярак әйберләрен социаль яклау идарәсенә китереп тапшырырга була. Шкафларда киелмичә яткан киемнәребез аз түгел. Шул ук вакытта буш кул белән безнең якларга кайтып урнашкан украиннарга алар баштагы вакытларда бик тә ярап куяр иде. Әйдәгез, «Әйберләргә - икенче тормыш» акциясенә без дә кушылыйк.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса