Әлмәт таңнары

Украина халкы безгә килә

Әлмәт районына Украина халкы килүен дәвам итә.

Реклама

Рәсми мәгълүматлар буенча, атна башында аларның саны 76 га җиткән. Шуларның 4 е безнең якларга эш буенча, 5 есе турист, 1 се кунак буларак, 22 се якыннарына, 32 кеше вакытлыча яшәү өчен килгән. Аларның берсе дә качак статусы алмаган. Украинадан килгән 10 кеше мәшгульлек үзәгенә эш сорап мөрәҗәгать иткән. Анда исә 670 вакантлы урын исәпләнә, шуларның 14 ендә торак белән тәэмин итү каралган. 7 гаилә шәһәр социаль яклау идарәсенә ярдәм сорап барган. Мәгълүм ки, яшәү өчен кирәк-яракларын калдырып украинадан китәргә мәҗбүр булган кешеләр өчен идарәдә кием-салым һәм башка әйберләр кабул итү оештырылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: