Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Уклау үтерү коралына әйләнгән

Уфада үз куллары белән үзенең баласын үтергән анага хөкем карары чыгарганнар.

Былтыр март азакларында 34 яшьлек ханым полициягә үзе килеп җинаять кылуы турында хәбәр итә. 11 яшьлек улын уклау белән кыйнап үтерүе, гәүдәсен кисәкләргә бүлгәләп, өйләреннән ерак булмаган урында базга күмүе турында сөйләп бирә. Ана кешенең шул дәрәҗәгә җитәрлек итеп ачуын чыгарган әйбер малайның әнисе Интернетка тоташа алмасын өчен компьютерның көйләнешен үзгәртүе була. Ачудан ярсыган ана, уклау белән тукмаганнан соң, улына пычак белән берничә тапкыр кадый. Суд психиатрлары ананы үз акылында дип таба. Шунысы игътибарга лаек, 2005 елда аны инде ирен үтергән өчен хөкем иткәннәр, әмма үз-үзен белештермичә җинаять кылган дип табып, аңа шартлы җәза биргән булганнар икән. Бу юлы хөкем карары катгый - гомуми режимдагы колониядә 12 ел да 10 айга иректән мәхрүм итү.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса