Угры ханым кайнар эздән тоткарланды
Чупай авылында яшәүче 62 яшьлек ир-ат Әлмәт полиция бүлегенә шалтыратып, ихатасын угрылар "чистартып" чыгуы турында хәбәр итә.
Тикшерү барышында электродрель, ике балта, ике үрдәк, бер капчык фураж урлануы ачыклана. Чупайлыга килгән зыян 4 мең сум дип бәяләнә.
"Урам" операциясе вакытында Мактама полиция бүлеге хезмәткәрләре "кайнар эз"дән шул ук авылда яшәүче 40 яшьлек бер ханымны тоткарлый. Беркайда да эшләмәүче төн җиткәнне көтеп, авылдашының ишегалдына керә, биксез келәткә кереп кулына нәрсә эләгә шуны алып чыгып китә. Урлаган табышының рәхәтен күрергә өлгерми, артыннан ук хокук сакчылары килә. Гаебен тулысынча таныган. Җинаять эше кузгатылган. Әлеге ханым алдан да шундый ук гамәлләре өчен 3 тапкыр хөкем ителгән булган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа