Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

«Татнефть» Әлмәттә Югары нефть мәктәбе проектын тәкъдим итте

Әлмәттә заманча проект тормышка ашырыла - Нефть Иннополисы тиздән барлыкка киләчәк.

«Татнефть» генераль директоры Наил Маганов һәм Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Андрей Поминов катнашында Әлмәт дәүләт нефть институты Гыйльми советының чираттан тыш киңәйтелгән утырышы барышында институтның үсеш стратегиясе буенча фикер алышу булды.

«Татнефть» компаниясе, югары уку йортының попечительләр советында катнашучыларның берсе һәм аның индустриаль партнеры буларак, Әлмәт дәүләт нефть институты һәм «ТатНИПИнефть» институты базасында Югары нефть мәктәбен булдыру проектын тәкъдим итте.

Әлмәт нефть институтын үстерүнең тәкъдим ителгән стратегиясе аның дөнья күләмендә нефть профилендәге әйдәп баручы белем бирү һәм фәнни үзәкләр арасында көндәшлеккә сәләтлелеген тәэмин итәргә мөмкинлек бирәчәк. Институтны Югары нефть мәктәбенә әйләндерү стратегиясе заманча тикшеренү үзәге булдыруны күздә тота, анда фәнни хезмәткәрләр һәм студентлар фундаменталь һәм гамәли фән белән шөгыльләнә алачак. Инфраструктураны үстерү нәтиҗәсендә югары уку йорты Россия һәм дөньяның югары квалификацияле кадрларын җәлеп итә алачак.

«Татнефть» Югары нефть мәктәбе базасында компаниянең производство бурычларын хәл итәргә сәләтле үз фәнни-тикшеренү подразделениеләрен оештырырга планлаштыра.

Гомуми мәйданы 15,5 га булган төзелеш проекты яңа фәнни-тикшеренү кампусын һәм АГНИның уку үзәген берләштерәчәк. Кампус проекты 712 кешегә исәпләнгән, 14,5 мең кв. метр мәйданлы ике тулай торакны, 428 кеше сыйдырышлы, 13,195 мең кв. метрлы лаборатория-тикшеренү корпусын һәм 28 мең кв. м мәйданлы, 1700 студентка исәпләнгән укыту-лаборатория корпусын үз эченә ала. Проектның башлангыч бюджеты - 4,5 млрд сум. Яңа тулай торакның беренче блогы 2020 елның октябрь-ноябрь айларында әзер булачак, лаборатория комплексы төзелешен 2021 елда тәмамлау планлаштырыла.

Төзелешнең икенче чираты торак кварталларны, 176 урынга өч балалар бакчасын, 2,8 мең кв. метрлы спорт комплексын, иҗтимагый үзәкне һәм 1010 машина кую урынына исәпләнгән җир асты паркингын берләштерә. Торак төзелешенең гомуми мәйданы 65,5 мең кв. метр тәшкил итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса