Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Уңган хуҗабикә Кичүчатта яши

Халкыбызның күңел җәүһәрләрен барлау, гореф-гадәтләрен пропагандалау, гаилә учагына җылы өстәп торучы күркәм хатын-кызларыбызның асыл сыйфатларына дан җырлау максаты белән Әлмәттә беренче тапкыр "Уңган хатын" бәйгесе узды.

Әлеге мәртәбәле исемгә шәһәрдән һәм авыллардан килгән 12 хатын-кыз дәгъва кылды. Барысы да үз төбәкләренең лаеклы уңганнары, барысы да бәйгегә алдан әзерләнеп килгән. Шуңа күрә жюри әгъзаларына җиңүчене билгеләү бик җиңелләрдән булмагандыр.

Уңган хуҗабикәләрнең серле сандыгына күз салганчы (ә анда ниләр генә юк?!) республикада беренче тапкыр уздырылучы бәйге турында әйтү урынлы булыр. Әлеге чара республиканың Диния нәзарәте, Татарстан Мөслимәләр берлеге тарафыннан оештырып җибәрелә. Максаты - ислам динендә булган татар хатын-кызлары образын камилләштерү, хатын-кызның җәмгыятьтәге ролен ассызыклау, гаилә иминлеге, балаларына дөрес тәрбия бирү юнәлешендә тәҗрибә уртаклашу.

Төбәгебездәге бәйгене оештыру Әлмәт мөселман хатын-кызларының иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Рәйхана Ханнанова җилкәсенә төшә. Шулай итеп чарада катнашучылар 12 апрель көнне "Тәзкирә" мәчетенә җыелды.

Шарт буенча бәйгедә катнашучы хуҗабикәләр, әлбәттә, намазда булырга, аш-суга, бәйләү-чигү яки тегүгә осталыкларын күрсәтергә, моннан тыш, авылларының тарихын, халкыбызның гореф-гадәтләрен яхшы белергә һәм татар хатын-кызы образын гәүдәләндергән киемнән килергә тиеш иде. Беренче карашка гади генә тоелган булса да, бәйгенең һәр пункты зур тырышлык сорый. Көн дә башкара торган эш булса да, тормыш тәҗрибәңне бәйге кысаларында җыйнап, башкалар арасында аерып күрсәтә белергә дә кирәк. Гомер-гомергә татар хатын-кызлары тыйнаклыклары белән дә аерылып торган бит. Шулай да башлаган эш - беткән эш, дигәндәй, хуҗабикәләр барлык сынауларга да әзер иде.

Мәчетнең беренче катында урнашкан зур залда бәйгедә катнашучыларның кул эшләре урын алган. Чиккән картиналар, бәйләгән бияләй-оекбаш, шәл, өс киемнәре, уенчыклар, бөтен хатын-кызларның күзе төшәрлек бизәнү әйберләре, халкыбызның милли ашлары мулдан иде биредә. Ә өстендәге киемнәре! Араларында сандыкта кадерләп сакланган музей экспонатлары булырлыклары да, бәйге өчен махсус тектерелгәннәре дә бар.

Хатын-кызларыбыз шулай бер-берләрен мактый-мактый кул эшләре технологиясе белән танышты, пешергән ризыкларының рецептларын алмашты.

Бергәләп өйлә намазын укыгач, мәҗлесне Әлмәт шәһәре һәм районы имам-мөхтәсибе Фәһим хәзрәт Әхмәтҗанов ачып җибәрде. Күргәзмә белән танышып, ризыклардан авыз иткәч, "Уңган хатын" исеменә дәгъва кылучылар авылларының тарихын чагылдырган слайд-шоу тәкъдим итте, мөнәҗәтләр әйтте. Рәйхана Ханнанова сүзләренчә, бәйгегә ханымнар тырышып әзерләнгән. Барлык нечкәлекләрен алдан уйлап, оештыручылар белән киңәшеп эшләнгән эшнең нәтиҗәсе, һичшиксез, уңай була.

-​ Татарстан Мөслимәләр берлегеннән хәбәр килгәч тә, оештыру эшләренә рәхәтләнеп чумдык. Минем фикеремчә, төбәгебездә динебезнең һәм телебезнең сакланып калуы белән барыбыз да хатын-кызларыбызга бурычлы. Хуҗабикәләр пешергән аш-су, алар теккән кием-салым, укыган әкият, әйтелгән мөнәҗәт - һәммәсе дә милләтебезгә, гореф-гадәтләребезгә мәхәббәт белән сугарылган бит. Бүген исә динебез көчәеп барган заманда һәр авылда мәчетләр бар, алар каршында мәдрәсәләр эшләп килә. Димәк, киләчәгебез өметле безнең, - ди ул.

Төш вакытында башланган бәйге кичкә кадәр дәвам итте. Бөтенесе дә югары дәрәҗәдә әзерләнгән булсалар да, җиңүче бер булырга тиеш. Нәтиҗәдә, Әлмәт шәһәре һәм районының "Уңган хатын" исемен Кичүчат авылыннан Ризаэддин Фәхреддин мемориаль музее директоры Диләрә Гыймранова яулады. Икенче урынны берьюлы ике ханым - Елховой авылыннан Мәдинә Газизова, Тайсуганнан Лилия Хәбипова бүлеште. Өченче урынга Мәмәттән Гөлнәзирә Галиева лаек дип табылды. Бәйгедә катнашкан ханымнарның берсе дә бүләксез китмәде. Хәер, бер күрешү - үзе бер гомер, дигәндәй, мондый бәйрәм бик зур куаныч.

Рәдифә Ногманова

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250