Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

“Тынычлык” операциясе тыныч узмаган

Мәгълүм булганча, 16 сыннан 22 июньгә кадәр республика территориясендә "Тынычлык" оператив-профилактика чарасы үткәрелде.

Операциягә 1163 полиция хезмәткәре җәлеп ителгән. Оешма-предприятие, уку йортлары коллективлары белән 476 очрашу уздырылган. Тору урыны буенча низаг еш була торган 2288 гаилә тикшерелгән. Бу чорда тынлыкны бозулары турында йортларда яшәүчеләрдән 354 хәбәр кергән. Алар буенча 168 административ беркетмә төзелгән, низаглы 410 гаилә, 127 притон тотучы ачыкланган. Притоннарның 123 е алкоголь, 2 се наркотик матдәләр куллану, 2 фахишәлек белән шөгыльләнү өчен ачылган булган. Операция чорында наркотик һәм психотроп матдәләрнең законсыз әйләнеше белән бәйле 11 җинаять тә ачыкланган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса