Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Тыл хезмәтчәннәренең батырлыгы мәңгеләштерелде

Районда Бөек Ватан сугышы каһарманнары истәлегенә 70 һәйкәл салынган. 22 июньдә - Хәтер һәм кайгы көнендә аларның саны тагын бергә артты.

Бу көнне районда беренчеләрдән булып Рус Акташы бистәсендә Ватанны саклаучылар, тыл хезмәтчәннәре, сугыш чоры балалары хөрмәтенә һәйкәл ачылды.

Һәйкәл дип әйтү бәлки бик үк дөрес тә булмас, әмма мемориаль комплекс янында урнаштырылган танк халкыбызның сугыш елларындагы батырлыгын, фидакарьлеген искә төшереп тора. Бөек Ватан сугышы 1418 көн һәм төнгә сузылды. Фронтта көрәш ничек аяусыз барса, тылда да аннан ким булмады. Әтиләрен, ирләрен, туганнарын сугышка озаткан хатын-кызлар, зурлар белән иңгә-иң торып балалар Җиңү көнен якынайту өчен алны-ялны белми хезмәт куйды. Районда әлеге фидакарь затлар хөрмәтенә һәйкәл кую турында сүз күптән бара иде инде. Шәһәр һәм район җитәкчелеге, нефтьчеләр, депутатлар корпусы тырышлыгы белән, ниһаять, теләкләр тормышка аша башлады.

Хәтер тутыкмый. Рус Акташында яшәүчеләрнең олысы да, кечесе дә сугыш каһарманнарына тыныч күк йөзе бүләк иткәннәре өчен рәхмәт белдерергә һәйкәл каршына килгән. Тезелешеп киткән мәктәп балалары кулында батыр якташларының портретлары. Фотосурәтләрдән типсә тимер өзәрдәй яшь ир-атлар карап тора. Күз карашлары гына моңсу. Халык күңелендә алар мәңгегә әнә шундый булып сакланып калган. Акташ район хәрби комиссариатыннан ул елларда сугышка 8030 кеше чакырыла. Аларның 556 сы Рус Акташында яшәүчеләр була. Фронтка китүчеләрнең 281 е сугыш барган урыннарда башын сала, 56 сының хәбәрсез югалуы турында хат килә. Алар туган якларына һәйкәл булып кайтты. Мәйданнарда хәтер булып Мәңгелек ут яна.

Сугышчан танк быел гына төзекләндерелгән, Мәңгелек уты да булган мемориаль комплексны тулыландырып тора. Ул республиканың хәрби комиссары, генерал-майор Сергей Погодин инициативасы белән Оренбургтан Әлмәткә тапшырылган. Рус Акташында район башлыгы карары белән урнаштырылган.

- Без ветераннар белән беррәттән тыл хезмәтчәннәренә дә зур рәхмәтле. Җиңү хакына үз-үзләрен аямыйча, ач килеш көнне төнгә ялгап эшләгән кешеләр алар. Алар арасында да Җиңү көнен күрә алмыйча арадан китүчеләр шактый. Һәйкәл урнаштыруда өлеше булган һәркемгә зур рәхмәтемне белдерәм, - диде район башлыгы Мәҗит Салихов.

Муниципалитет та ярдәм күрсәткән - бүлеп бирелгән 6 миллион сумга бистә урамнарына асфальт җәелгән.

Чарага кунаклар күп килгән иде. Республика хәрби комиссары урынбасары, полковник Владимир Логачев Әфган сугышы ветераннарына совет гаскәрләрен чыгаруга 25 ел тулу уңаеннан булдырылган медальләр дә алып килгән иде. Әлмәт шәһәр һәм район ветераннар советы рәисе Васыйл Хуҗахмәтов тыл батырларына һәйкәлләрнең башка авыл җирлекләрендә дә пәйда булачагын, тиздән Кәләй, Габдрахман, Нәдердә ачылачагын җиткерде. Район башлыгы дүшәмбе иртәсендә узган киңәшмәдә һәйкәлләрне быел барлык авылда да урнаштыру зарурлыгына күрсәтте.

Ирина Апачаева

Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса