Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Туй күлмәге – бушка!

Әлмәттә Гашыйклар көне алдыннан "Әлмәт РТВ" телерадиокомпаниясенең ЗАГС һәм балалар һәм яшьләр эшләре идарәләре белән берлектә оештырылган «Свадебный переполох-2» фотосурәтләр бәйгесе җиңүчеләре билгеле булды.

Бәйге икенче тапкыр уздырылды. Аның төп оештыручылары һәм башкарып чыгучылары - билгеләп үткәнчә, "Әлмәт РТВ" телерадиокомпаниясе. Бер-берләренең хисләрен сынап, агымдагы елда туйларга уйлаган парлар үзләренең фотосурәтләрен җибәрделәр һәм ай дәвамында иң матур һәм күркәм тоелган парларга рәсми сайтта һәм СМС ярдәмендә тавыш бирү барды. Аларның күләме һәм, әлбәттә инде, фотосурәтләр астында калдырылган комментарийлар җиңүчеләрне билгеләргә ярдәм итте.

Шәһәребезнең Яшьләр үзәгендә оештырылган шоу-тамашага бәйгедә катнашкан 9 пар, аларның якыннары, оештыручылар, бәйгенең иганәчеләре җыелган иде.

Котлау сүзе белән ЗАГС идарәсе начальнигы Гүзәл Әмирова, Яшьләргә теләктәшлек бирү үзәге директоры Гөлнара Әюпова, шулай ук иганәчеләр чыгыш ясады. Шулай ук парларны тагын бер тапкырлыкта, җитезлектә һәм

бер-беренә булган ышанычларын "сынау" максаты белән шаян бәйгеләр дә булды.

Нәтиҗәдә, "Свадебный переполох-2" бәйгесенең җиңүчеләре итеп Илдар Кизникеев һәм Альбина Галимова танылды. Алар бәйгенең төп бүләген - титул иганәчесеннән туй күлмәге алуга сертификатлы булды.

- Июнь аена билгеләнгән туй көннәренә инде затлы күлмәк әзер, калганнарын бергәләп ерып чыгарбыз дип уйлыйбыз, - дип шатлыклары белән уртаклашты җиңүчеләр.

Барлык катнашучыларны һәм, әлбәттә инде, җиңүчеләрне бүләкләү тантанасыннан соң "Татмедиа" ААҖ филиалы "Әлмәт РТВ" телерадиокомопаниясе директоры Наилә Әл-Әйюби шәһәребездә икенче тапкыр оештырылган әлеге бәйгенең дәвамлы булачагына ышаныч белдерде, ә инде язмышларын бәйләгән парларга ниятләренә иреше, бәхетле яшәүләрен теләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса