Исегезгә төшерәбез, Мисырдан Татарстанга багажлар Мәскәүнең "Внуково" аэропорты аша кайтартыла. Бу көнгә иртәнге сәгать 7гә Татарстанга 1760 берәмлек багаж кайтартылган инде. Аларның 631е хуҗаларына тапшырылган, 344е почта аша җибәрелгән, 785 багаж бирү өчен әзерләп куелган.
ТР Туризм буенча дәүләт комитеты мәгълүматлары буенча, Татарстан аэропортларыннан Корал Трэвел, Анекс Тур, Натали Турс операторы юлламалары буенча Мисыр Гарәп республикасы территориясенә китүчеләрнең барысы да план буенча кайтып җиткән. Мисырдагы калган татарстанлыларны Россиянең башка шәһәрләре аша чартер һәм транзит рейслар белән кайтарту планлаштырыла.
Intertat.ru