Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Тукай премиясенә кандидат: Клара Булатова

Әлмәт ягы җырга, моңга, югары һөнәри дәрәҗәдәге шагыйрьләргә, җырчы-композиторларга бай төбәк. Бүгенге язма шәһәребезнең йөзек кашы булган шагыйрәбез - Клара Булатовага багышлана.

Мәктәп сәхнәсендә укучыларым чыгыш ясый. Аларның чыгышларын игътибар белән һәм гаять дәрәҗәдә дулкынланып тыңлап утырган Клара ападан күземне алалмыйм. Әле кичә генә Клара апа белән якыннан танышкан идек кебек. Баксаң 30 ел тулып килә икән. 1985 елда Клара апа җитәкчелегендә уздырыла торган шигърият бәйрәмнәренең берсендә Әлмәт шәһәренең Горький исемендәге клубында, шагыйрәнең яттан укыган шигырьләрен тыңлау бәхетенә ирештем. Моңа кадәр китаплардан гына укып белгән шигырьләрне шагыйрәнең үзенә генә хас аһәң белән сөйләгәнен шундый ук дулкынлану белән тыңлаган идем. Аллаһы Тәгаләгә рәхмәтем чиксез. Шул көннән алып Клара Булатова исемле якты Йолдыз шигърият күгендә яңа балкыш белән балкыды. Аның катнашында һәм ул үткәргән кичәләргә кешеләр бөтен дөньяларын онытып, гаиләләре белән бергәләп йөриләр иде. Олысы да, кечесе дә мөкиббән китеп, таң калып тыңлап, хисләнеп, моңланып утыра. Заллар шыгрым тулы, гөрләтеп кул чабулар, кат-кат сорап сәхнәгә чыгарулар. Бу, әлбәттә, бүген дә шулай. Бернәрсә дә үзгәрмәгән, без генә бераз үскәнбез дә, әзрәк олыгаеп барабыз шикелле. Ә Клара апаның иҗаты тагын да саллыланып, көчәеп, халыкның ихтирамын казанган. Иҗатын яратып, зурлап Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләгенә берничә ел рәттән тәкъдим итәләр икән, бу инде моның ачык мисалы. 50 дән артык китап авторы, халкым тормышын яктырткан иҗат җимешләре: шигырьләр, поэмалар һәм проза әсәрләре язган шагыйрә-укытучы моңа лаек.

Иҗатына кечкенә генә күзәтү ясыйм: туган илгә, җиргә, кешеләргә булган мәхәббәт, сөйгәненә, хезмәтенә тугрылык, намус белән яшәү, кешеләргә ярдәмчел булу һәм игелеклелек эшләү, туры сүзлелек - бу сыйфатлар шагыйрәнең геройларына гына түгел, үзенә дә хас. Әйткән сүзендә тору, килешкәнчә һәм һәр эшне үз вакытында эшләү, киләчәк буын алдында җаваплылык тоеп яшәү - аның тормыш принцибы. Укучыларын да шуңа өнди, өндәп кенә дә калмый, аларны тәрбияли, үстерә.

Әйе, бүгенге көндә Рафаэль Төхфәтуллин, Саҗидә Сөләймәнова исемендәге әдәби премияләр иясе, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре (һәм атказанган мәгариф хезмәткәре дисәк тә дөрес була) Клара Булатова иҗатын балалар да, яшьләр дә, олылар да яратып укый, яттан өйрәнә, шигырьләренә көйләр яза.

Уйлап, барлап, санап утырам да, искитмәле ич, Клара Булатова белән очрашмаган балалар бакчалары, мәктәпләр, мәдәният йортлары, техникум, институт студентлары, укытучылар коллективы, язгы чәчү һәм көзге урып-җыю чорларында авыл хезмәтчәннәре калмагандыр, мөгаен. Әле, Әлмәт районы гына түгел, күрше Сарман, Азнакай, Зәй, Лениногорск, Яр Чаллы, Түбән Кама районнары да керә.

«Кызыл каурыйлар»ны оештырып, никадәр яшь иҗатчыларга канат ярдырып, аларны ныгытучы ул; мәктәпләрдә укучыларга мәгърифәт нуры чәчеп лаеклы ялга чыккач, шәһәребездә ачылган муниципаль институтта тел һәм әдәбият укытучыларының мөгаллимәсе; үзе ачкан «Җомга» тапшыруының ун ел дәвамында режиссеры, алып баручысы, монтажлаучысы, оештыручысы (сәләтле балаларны, талантлы шәхесләрне, әбиләрне, бәбиләрне, гади хезмәтчәннәрне, үз эшен яратып башкаручыларны телевизор экраны аша халыкка чыгаручы). Клара Булатова - дәүләт телебезне саклау һәм хаклау үрнәге.

Мәдәният, мәгариф өлкәсендә үткәрелгән чаралар берсе дә Клара ападан башка узмый, берәр җитди сәбәп белән булалмаса, аны бар да юксына. Ел әйләнәсендә иҗат кешеләре белән очрашуларда, бәйгеләрдә, фәнни-гамәли конференцияләрдә - һәркайда кадерле кунак һәм актив катнашучы, яраткан шагыйрәбез Клара Булатова. Чын мәгънәсендә халык шагыйре, нинди генә милләт вәкиле булмасын, бар да аны якын итә, иҗатына хөрмәт белән баш ия.

Әлмәт шәһәренең йөз елга якын тарихы булган 1 нче урта мәктәбе коллективы шәгыйрәбезгә ныклы сәламәтлек, иҗат уңышлары, бәрәкәтле гомер, гаилә иминлеге, балалар игелеге теләп кала һәм Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләгенә лаек булуына ышана. Әлбәттә, Дәүләт комиссиясе дә, һичшиксез, шундый карар кабул итәр дип уйлыйбыз.

Гөлия ҖАМАЛИЕВА

милли мәсьәләләр буенча директор урынбасары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса