Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

"Туганнарыгыз - ата вә аналарыгыздан кала иң якын кешеләрегездер"

Күренекле дин галиме, мәгърифәтче, тарихчы, язучы Р.Фәхреддиннең тууына 155 ел тулу уңаеннан уздырыла торган чараларның чираттагысы 2 августта аның туган ягында - Кичүчат авылында үтте. Р.Фәхреддин үзенең "Нәсихәт" китабында: "Туганнарыгыз - ата вә аналарыгыздан кала иң якын кешеләрегездер", - дип язып калдырган.

"Туганнарның кадерен белик..." исемле чара да Р.Фәхреддиннең нәсел-ыруын бергә җыеп аралашу максатыннан оештырылды. Анда Россиянең төрле почмакларында яшәүче Р.Фәхреддиннең әтисе Фәхреддин, әнисе Мәүһүбә, тормыш иптәше Нурҗамал абыстай ягыннан булган туганнары катнашу зур мәртәбә иде.

Галимнең әнисе - Мәүһүбә абыстай ягыннан якын туганы булган ТР Дәүләт советы рәисе урынбасары Римма Ратникова Р.Фәхреддин белән чын мәгънәсендә горурлануын белдерде, аның мирасын барлап халыкка танытуда зур өлеш куючы музей хезмәткәрләренә рәхмәтен җиткерде. Римма Атласовна үз чиратында музейны киңәйтергә, яңартырга кирәклеген дә искәртеп узды. 1995 елда мәшһүр галимнең исемен мәңгеләштерү нияте белән туган нигезендә ачылган мемориаль музейны киңәйтү фикерен башкалар да хуплады.

Р.Фәхреддиннең мирасын саклап килеп, аны бүген дә музей фондына тапшыруларын - туганнары Фәрит Фәхретдинов, Рөстәм Фәхретдинов, Алмира Әминова, Атлас Муратаев һәм башкалар әле дәвам итә.

Очрашуда Р.Фәхреддин мирасын барлау һәм аны халыкка таратуда район җитәкчелеге, "Татнефть" ААҖнең өлеше аеруча зур булуга да басым ясалды.

Әлмәт районы һәм шәһәре мөхтәсибе Фәһим хәзрәт Әхмәтҗанов: "Риза Фәхреддинең туганнары бергә җыелу - зур әһәмияткә ия. Шул берләшү нәтиҗәсендә бәрәкәт килә. Сез танылган дин галиме Риза Фәхреддиннең дәвамчылары икән, аннан үрнәк алып яшәргә тиеш. Намаз әһеле булып, аны сөендерүчеләрдән булсагыз иде", - диде Фәһим хәзрәт очрашу ахырында узган Коръән ашында. Әлеге күркәм чара Р.Фәхреддиннең мемориаль музеендагы экспонатлар белән танышу, истәлеккә фотога төшү, адреслар алмашу белән тәмамланды.

Ландыш Гыймаева

http://almat-islam.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250