Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Туган якта сезне көтәләр

Армия сафларында хезмәт итү - һәр егетнең изге бурычы. Безнең Әлмәт җирлегеннән чакырылган егетләр дә районыбызның данын еракларга ирештереп, намус белән хезмәт итеп, туган якларына кабат әйләнеп кайталар. Күркәм традицияләргә тугры калып, якташларыбыз хезмәт иткән хәрби частьларга ел саен барып кайту Әлмәт муниципаль районында матур гадәткә әверелде. Быел да Казан,...

Армия сафларында хезмәт итү - һәр егетнең изге бурычы. Безнең Әлмәт җирлегеннән чакырылган егетләр дә районыбызның данын еракларга ирештереп, намус белән хезмәт итеп, туган якларына кабат әйләнеп кайталар. Күркәм традицияләргә тугры калып, якташларыбыз хезмәт иткән хәрби частьларга ел саен барып кайту Әлмәт муниципаль районында матур гадәткә әверелде. Быел да Казан, Сызрань, Самарада, Ульяновск өлкәсендә урнашкан хәрби частьларга бару оештырылды. 9 ноябрь көнендә Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары А.И.Грушин, Әлмәт шәһәре һәм районы баш хәрби комиссары Р.Р.Сабиров, уку учреждениеләре, «Хәрби бердәмлек» оешмасы, солдатларның әти-әниләре һәм «Нефтьче» Мәдәният сарае каршында эшләп килүче иҗат коллективлары катнашындагы делегация Ульяновск каласының 31 нче аерым десант-штурм бригадасына барып кайттылар. Аның үз тарихы, үз язмышы бар. Әлеге бригадада Әлмәт җирлегенең иң асыл егетләре генә хезмәт итә, дисәк, бер дә ялгыш булмас. Очрашу тантанасы чын мәгънәсендә дустанә һәм бәйрәм рухында узды. Әти-әниләр улларының сау-сәламәт килеш, уңай шартларда һәм матур гына хезмәт итүләрен күреп куандылар. Бәйрәм чарасы тә- мамланганнан соң килгән кунаклар өчен хәрби часть буенча экскурсия ясалды.
Чираттагы очрашу узган җомга көнне башкалабыз Казанда хәрби чакырылыш пунктында булды. Бирегә Әлмәт муниципаль районының балалар һәм яшьләр эшләре идарәсе җитәкчесе Р.Карпов, идарә белгечләре, хәрби комиссариат вәкиле Ф.Бәширов, районыбызның яшь үзешчән артистлары һәм массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре килде. Бу көнне республиканың җыелма пунктына Татарстанның төрле районнарыннан килгән чакырылыш төркемнәре тупланып, хезмәт итәсе урыннарына юлламалар алырга әзерләнәләр иде. Әлмәттән килгән делегацияне булачак солдатлар көчле алкышлар белән кабул иттеләр. Биредә армия сафларына алынган егетләр арасында үзебезнең Әлмәт егетләре дә булуы тирән тәэсир калдырды. Родион Михайлович җыелма пунктка җыелган егетләргә сәламәтлек һәм туган якларына исән-имин әйләнеп кайтуларын теләде. Әлмәтлеләр тарафыннан тәкъдим ителгән концерт программасы булачак солдатларда патриотик рух уятып, чын мәгънәсендә тирән тәэсир калдырды.
Соңыннан массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре ТР Хәрби комиссары урынбасары Д.В.Гурылев белән очрашып, агымдагы көзге чакырылышның нәтиҗәләре белән таныштылар. Д.В.Гурылев бүгенге көндә көзге чакырылышка җыелган егетләрнең күпчелеге Мәскәү өлкәсенең үзәк һәм көнбатыш районнарына хезмәт итәргә юллама алачак, дип белдерде. Саратов һәм Ульяновскидагы частьлар мак- сатчан рәвештә Әлмәт егетләре белән эшлиләр, диде ул. Җыелма пунктта егетләргә махсус хәрби киемнәр, телефоннар һәм «ВТБ-24» банкының пластик карталары өләшенүен дә бәян итте. Боларның барысының да закон нигезендә тормышка ашырылуын ассызыклады.
Безгә исә бу көнне чакырылган егетләрнең барысына да намуслы хәрби хезмәт һәм сабырлык кына теләп каласы килә.
Р.ИСМӘГЫЙЛЕВА. М.Фарукшин һәм О.Харитонович фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса