Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Туган тел дәресләре: ата-аналар канәгать

Билгеле булганча, 1 марттан башлап, Татарстан мәктәпләрендә дәүләт һәм туган телләрне өйрәнү буенча өстәмә сәгатьләр кертелде.

Аның максаты - балаларда дәүләт телләренә карата хөрмәт, туган телләренә карата кызыксыну уяту булды.
31 майга кадәр дәвам иткән әлеге өстәмә дәресләргә республикада барлыгы 127 меңнән артык укучы йөргән икән. Аларның 95 меңе - рус, ә 31 меңнән артыгы - татар теле буенча сабак алу теләге белән чыккан.
Казанда рус һәм татар теле буенча дәресләр 43 мең балага укытылган. Аларның 33,3 проценты өстәмә предмет буларак рус телен сайлаган. Ә менә татар теленә өстенлек бирүчеләр күпкә азрак. Алар өстәмә дәрес алган укучыларның нибары 9,6 процентын гына тәшкил иткән.
Чаллы шәһәрендә дә татар теле белән хәлләр шәптән түгел. Биредә өстәмә дәрес укыган 20,6 мең укучының 32,7 проценты рус теленә өстенлек бирсә, татар телен сайлаучылар исә 10,9 процент кына.
Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгы уздырган тикшеренүләр шуны күрсәткән: әлеге өстәмә дәресләрнең барысы да тиешле вакытта һәм тулысынча укытылган. Мөгаллимнәр 12 сәгатьлек укыту программаларын төзегәндә, мәктәп укучыларының теләк-тәкъдимнәрен күздә тоткан.
Шунысын да билгеләп үтү кирәк, ата-аналар өстәмә дәресләрдән бик риза калган. Алар әлеге сабакларның балаларының тел белемен арттыруда зур роль уйнавын ассызыклаган.

http://mon.tatarstan.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса