Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Идарәче компанияләр лицензиясез калырга мөмкин

Республикада берничә күпкатлы йорт белән идарә итүче торак милекчеләре ширкәтләрен һәм идарәче компанияләрне лицензия алырга мәҗбүр итәчәкләр.

Бу торак-коммуналь хуҗалыкны дәүләт үз контроленә ала дигән сүз. Аларга лицензия бирергәме, юкмы икәнлеген хәл иткәндә халык фикерен дә исәпкә алырга вәгъдә итәләр.

1 февральдән идарәче компанияләргә лицензия бирү процессы башланып китәчәк. Аңа Татарстан Төзелеш министрлыгы кураторлык итәчәк. Элек безнең йортлар белән 10 мең сум устав капиталы белән ҖЧҖ төзегән һәм йорт белән идарә итүгә конкурсны откан теләсә кайсы эшмәкәр идарә итә алган булса, хәзер бу процесс катлауланачак.

Төзелеш министрлыгы алдында 27 гыйнварга кадәр лицензия комиссиясе төзү бурычы тора. Лицензия бирү-бирмәү мәсьәләсен нәкъ менә ул хәл итәчәк. Ә комиссиягә эләккәнче идарәче компания директоры һәм аның урынбасары дәүләт торак инспекциясендә квалификациягә имтихан тотачаклар яки тест үтәчәкләр.

Татарстанда барлыгы 232 УК эшли икән. Шунысы да бар, моңарчы ике идарәче компания җитәкчесе дисквалификацияләнгән булган инде. Болар - Казанның «Слобода» идарәче компаниясе һәм Бөгелмәдән бер УК җитәкчеләре. Тест сораулары авыр түгел ди. Әмма төп сынау лицензия комиссиясен үткәндә булачак. Биредә УКның эш йомгаклары һәм йортларда яшәүчеләрдән кергән шикаятьләр исәпкә алыначак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса