Төрмәдән качкан кыргызны тотканнар
Татарстанда тугыз ел качып йөргән Кыргызстан гражданинын тотканнар.
46 яшьлек Кудратали Манасов тугыз ел элек, 2006 елның 3 гыйнварында Кыргызстан төрмәсеннән качкан булган. Аңа карата җинаять эше кузгатканнар. Соңрак эзләү игълан иткән булганнар. Быел, ниһаять, Манасовны Татарстанда тоткарлаганнар. Тиздән аны үз Ватанына озатачаклар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа