Төрек компаниясе бездә кәгазь җитештерәчәк
Якын араларда Алабуга аерым икътисади зонасында төрек компаниясе заводы эшли башлаячак.
Hayat Holding компаниясе март азагына кадәр целлюлозадан санитар-гигиена билгеләнешендәге һәм хуҗалык-көнкүреш билгеләнешендәге кәгазь эшләнмәләре җитештерү буенча заводны рәсми рәвештә эшләтеп җибәрәчәк. Бу хакта «Портал предпринимателей» хәбәр итә. Проектка инвестицияләр күләме 500 млн сумга кадәр булачак. Элегрәк Hayat Holding МДФ-панельләр җитештерү буенча заводны гамәлгә куйган. Ул «Кастамону Энтегре» дип атала.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа