Транспорт салымы нык артырга мөмкин
Транспорт салымы уңаеннан үзгәрешләр кабул ителә калса, аны автомобильнең экологик классына бәйләргә мөмкиннәр.
Моны иске машина хуҗаларының зур күләмдә салым түләргә туры килү сәбәпле яңа машина алырга теләячәге белән аңлатырга тырышалар. Яңа салымны исәпләү схемасы якынча түбәндәгедән гыйбарәт: биш елга кадәрге автомобильләр өчен коэффициент 0,86 дан башлана, ә 20 елдан артыграк хезмәт итүче машиналар өчен ул 3,6 га кадәр булырга мөмкин.
Экспертлар үзгәрешләрнең шактый күп сандагы автомобильләргә кагылачагын фаразлый. Иң зур авырлык Lada, Toyota, Chevrolet, Ford һәм Kia белән Hyundai га төшәчәк ди.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа