Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

ТР Үзәк сайлау комиссиясе башлыгы Covid-19дан саклау чаралары турында сөйләде

Россия Конституциясенә төзәтмәләр буенча тавыш бирүдә катнашучыларның барысы да, ягъни тавыш бирүчеләр дә, сайлау комиссияләре әгъзалары да бер тапкыр кулланыла торган медицина битлекләре һәм перчаткалар белән тәэмин ителәчәк.

ТР Үзәк сайлау комиссиясе матбугат хезмәтендә  хәбәр итүләренчә контактсыз тавыш бирү формасын сайлаган татарстанлыларга бару өчен, сайлау комиссиясе әгъзалары өчен медицина халатлары каралган, шулай ук транспорт чараларын даими дезинфекцияләү оештырылачак.

 

"Без комиссия әгъзалары һәм тавыш бирүче гражданнар өчен мәҗбүри чаралар җыелмасын әзерләдек. Әйтик, сайлау комиссиясенең  бер әгъзасына көненә дүрт битлек, дүрт пар  перчатка һәм антисептиклар каралган. Гомумән алганда, һәр участокка 14 литр күләмендә дезинфекция чаралары кайтарылачак.

 Бүгенге көндә эшләүче барлык территориаль сайлау комиссияләре шәхси саклану чаралары белән тулы күләмдә тәэмин ителгән", - дигән Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев.

РФ Роспотребнадзор сайлау комиссияләре өчен коронавирус йогышын профилактикалау буенча тәкъдимнәр әзерләгән иде. Билгеләнгән таләпләр нигезендә, тавыш бирүнең куркынычсыз процедурасын оештыру өчен кирәкле индивидуаль саклану чаралары күләме билгеләнгән.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса