Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

ТР Язучылар берлегенең Әлмәт оешмасында яңа рәис җитәкчелегендә беренче җыелыш узды

ТР Язучылар берлегенең Әлмәт оешмасында аның яңа рәисе Шаһиев Рәфкать Ширияздан улы рәислегендә беренче җыелыш булып узды.

Аның эшендә көньяк-көнчыгышның 10 муниципаль районында иҗат итүче язучылар катнашты. Көн тәртибенә берничә мәсьәлә чыгарылган иде. Иң башлап Рәфкать Шаһиев күренекле язучылар һәм шагыйрәләргә үзе турында тулырак мәгълүмат бирде, кайларда эшләве, нәшер ителгән китаплары белән таныштырды.

Күптән түгел генә Татарстан Язучылар берлегенә кабул ителгән Зинаида Захарова(Кәләй) һәм Рәхия Әхмәтҗановага (Җәлил бистәсе) тантаналы төстә таныклыклар тапшырылды. Икенче мәсьәлә, Әлмәт язучылар оешмасының эш тәртибе, планы буенча сөйләшү, фикер алышу шактый озакка сузылды. Агымдагы елда Рафаил Төхфәтуллин һәм Энҗе Мөэминованың 90 еллыкларын югары дәрәҗәдә драма театрында уздыру, яшьләр белән эшне активлаштыру өчен иҗади бәйге игълан итү, "Кызыл каурыйлар" берләшмәсенә йөрүчеләр өчен мастер-класслар оештыру һәм башкалар каралды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250