Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

ТР Президенты халыкны кабул итүне гадәти режимда дәвам итәргә кушты

ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов министрлык һәм ведомство, муниципаль берәмлек вәкилләренә халыкны кабул итүне гадәти режимда дәвам итәргә кушты.

«Безнең республикада яшәүче гражданинның дәүләт хакимияте органына мөрәҗәгать итә алмавына бәйле хәл булырга тиеш түгел», - диде Президент шимбә киңәшмәсендә.

Президент шулай ук махсус санитар-эпидемиологик вазгыятькә бәйле рәвештә эшнең сүлпәнәюенә юл куярга ярамавын әйтте.

Республика  башлыгы урыннардагы җитәкчеләрнең үзләренә, кибет һәм даруханәләргә барып, тиешле продукция булу-булмавын һәм аның бәясен контрольдә тотарга кушты.

Татарстан республикасында  15 апрельгә кадәр коронавирус инфекциясе таралу куркынычы аркасында махсус санитар-эпидемиологик режим кертелде.

Фото:архив/Ильнар Тухбатов

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса